ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин 26 майда Татарстанга эш визиты белән килде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән бергә ул Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуганың төп сәнәгать предприятиеләрендә булды. Алар арасында - «ТПК МТЗ-Татарстан», «КАМАЗ», ФТҮ, «ТАНЕКО».

Премияне Россия экспорт үзәге оештыра.

Быел иң популяр номинацияләр арасында: «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры», «Ел трейдеры», «Әзер азык-төлек өлкәсендә ел экспортеры».


24
май, 2025 ел
шимбә

Менделеевск районы – Россиянең химия сәнәгате барлыкка килгән башкаласы. Биредә илдә беренче тапкыр 1910 елда үзебезнең чималдан бүген дә популяр булган ашлама – гади суперфосфат җитештерелә.

Түбән Камада СИБУРның 30 еллыгы елында «СИБУРИНТЕХ-НК» инженер-техник экспертиза үсеше үзәген ачтылар. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов һәм башкалар катнашты.

БАС үзәге инженерлары  InnoVtol-3s. очкычларын җыю өчен цифрлы система керткәннәр. Тавыш күрсәтмәләре һәм AR-аңлатмалар белән технология адымлы инструкцияләрне турыдан-туры эш өстәленә проекцияли.


22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Компания партнерлар белән берлектә биопротеин җитештерү җайланмасын тәҗрибә-сәнәгать эксплуатациясенә кертте. Продукциянең беренче тәҗрибә үрнәкләре алынды инде. Производствоны эшләтеп җибәрүдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.


21
май, 2025 ел
чәршәмбе

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Пермь крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары – сәнәгать, эшкуарлык һәм сәүдә министры Алексей Чибисов һәм башкалар катнашты.

Роскачество ел саен үткәрелә торган «Сыйфат лидеры» Бөтенроссия конкурсын башлап җибәрә. Аның максаты – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, илебез товарларының һәм хезмәт күрсәтүләренең икътисадын үстерү һәм конкурентлыкка сәләтлелеген ныгыту.

«Бездә уртак предприятиеләр төзүгә кызыксыну уята торган барлык инфраструктура һәм преференцияләр бар», - дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда беренче мәртәбә узган «Идел-Янцзы» советы утырышында. Аны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Идел-Янцзы» советы рәистәше Игорь Комаров, КХР Дәүләт Советы премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәисе Чжан Гоцин үткәрде. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

21 майдан 6 июньгә кадәр премия сайтында https://mprom.site «Халык тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы яшь сәнәгатьче» номинациясендә ачык тавыш бирү уза. Аны РАНХиГС Президент академиясе экспертлары бәяләве буенча ТОП-200гә кергән финалистлар арасыннан билгеләячәкләр. Татарстан дәгъвачыларын үз тавышыгыз белән хуплагыз! Талантлы сәнәгатьчегә танылу алырга мөмкинлек бирәбез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International