«Слесарь-инструментальщик» номинациясе буенча конкурсның төбәк этабы 3-4 июньдә Казан вертолет заводы базасында узды. Анда А.М.Горький исемендәгеЗеленодольск заводыннан, Казан вертолет заводыннан, Казанкомпрессормаштан, Казан авиация заводыннан, Казан төгәл машиналар төзү заводыннан һәм Элекон заводыннан 6 конкурсант катнашты.
Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге делегация «БЕЛАГРО-2025» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнаша, чара 3 июньнән 7 июньгә кадәр Минскта Белоруссия агросәнәгать атналыгы кысаларында уза.
Казан – дөньякүләм әһәмияткә ия химия фәненең бишеге, анда озак еллар дәвамында илебез сәнәгатенең киләчәге формалаша. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Химик көнендә белдерде.
Sollers SF5 яңа буын җиңел коммерция автомобильләрен җитештерүгә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан старт бирелде. Тантанада ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башка җитәкчеләр белән берлектә «КАМАЗ»да булдылар.
Аларга К5 буынының өр-яңа югары технологияле автомобильләрен, шулай ук «Атлант» гаиләсендәге карьер үзбушаткычларын, КамАЗ-6290 водоробусын һәм КАМАЗ-53199 («Чистогор») бортлы электр чүп ташу машинасын күрсәттеләр.
30 майда А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында («Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе») 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тизйөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы булды.
Сәнәгать өлкәсендә җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды: «Питон Кама» ҖЧҖ, «ЭЛЕПС» ФҖФ» ҖЧҖ, «Пыяла-пластик торбалар заводы» ФҖБ» ҖЧҖ.
Россия Федерациясенең Никарагуа Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Петр Панкратов белән онлайн-очрашу 5 июньдә, 17:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) узачак.
Түбән Кама шин комплексы «Импортны алмаштыру проекты өчен» номинациясендә «Бизнес флагманнары: динамика, җаваплылык, тотрыклылык – 2024» дәрәҗәле федераль конкурсының югары бүләген алды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.
2,4 метр диаметрлы спираль торбаларны югары боҗра катылыгы коэффициенты белән серияле җитештерүне «РГК» КТ башлап җибәрде. Бүген бу әлеге диаметрдагы торбаларны шундый югары ныклык күрсәткече белән җитештерә алган бердәнбер компания.