Татарстанлыларны ел саен үткәрелә торган «Сыйфат лидеры» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Роскачество ел саен үткәрелә торган «Сыйфат лидеры» Бөтенроссия конкурсын башлап җибәрә. Аның максаты – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, илебез товарларының һәм хезмәт күрсәтүләренең икътисадын үстерү һәм конкурентлыкка сәләтлелеген ныгыту.

Конкурс сыйфат белән идарә итү өлкәсендә хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген арттыру өчен инновацион һәм цифрлы чишелешләр эшләүче һәм гамәлгә кертүче белгеч-практикларны ачыклауга һәм тануга юнәлдерелгән. Катнашучылар шулай ук идеология һәм сыйфат культурасын гамәлдә кертүне күрсәтәләр.

Кем катнаша ала:

- Конкурска гариза биргән вакытта 18 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары

- Сыйфат, ESG, санлы инновацияләр, сакчыл җитештерү өлкәсендәге белгечләр

- Алдынгы практикаларны гамәлгә кертүче җитәкчеләр һәм менеджерлар

- Сыйфат өлкәсендә үз карьераларын башлап җибәрүче яшь белгечләр

Номинацияләр:

Сыйфат өлкәсендә иң яхшы ESG тәҗрибәләре

Сыйфат өлкәсендә иң яхшы санлы инновацияләр

Сакчыл җитештерүнең иң яхшы практикалары

Шулай ук махсус минацияләр дә каралган.

Конкурста катнашу өчен Роскачество сайтында гариза бирергә кирәк: https://roskachestvo.gov.ru/q-leader/

Кире элемтә өчен почта: qleader@kachestvo.pro

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International