31 майга кадәр «Ел экспортеры-2025» бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Премияне Россия экспорт үзәге оештыра.

Быел иң популяр номинацияләр арасында: «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры», «Ел трейдеры», «Әзер азык-төлек өлкәсендә ел экспортеры».

Премиядә катнашу бушлай. Конкурс барлык эре компанияләр, кече һәм урта бизнес, шулай ук шәхси эшкуарлар өчен дә ачык. https://www.exportcenter.ru/awards/

2025 елда премия 20 номинациядә тапшырылачак: 12 төп (кече һәм урта бизнес һәм эре бизнес өчен алтышар) һәм 8 өстәмә, алар экспорт эшчәнлегенең төрле өлкәләрен — машина төзелеше, сәнәгать, агросәнәгать комплексын һәм башкаларны үз эченә ала.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләү ике этапта уза: беренчесе — һәр федераль округ дәрәҗәсендә, аннары округ этабы нәтиҗәләре буенча 1 урынны алган компанияләр арасыннан илнең иң яхшы экспортерлары сайлап алыначак.

Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы көз көне «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында узачак.

Конкурс «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International