Олег Коробченко Менделеевск районының химия тармагы хезмәткәрләрен бүләкләде

2025 елның 24 мае, шимбә

Менделеевск районы – Россиянең химия сәнәгате барлыкка килгән башкаласы. Биредә илдә беренче тапкыр 1910 елда үзебезнең чималдан бүген дә популяр булган ашлама – гади суперфосфат җитештерелә.

23 майда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Менделеевскида Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты һәм шәһәр халкына башка тарихи фактлар турында да искә төшерде.

- Бөек Ватан сугышы елларында Карпов исемендәге химия заводы фронтка 20дән артык яңа төр продукция бирде. Бүген дә биредә сәнәгать өчен бик кирәкле химик продуктлар җитештерелә. Табигый газны эшкәртеп, «Аммоний» ашламалары чыгара. Предприятие үсә һәм Менделеевск районына үсәргә ярдәм итә. «Аммоний 2.0» яңа проекты гамәлгә ашырыла , -  дип билгеләде министр менделеевскилыларның казанышларын.

Ул өстәп әйткәнчә, республикада Россия полиэтиленының 30% тан артыгы, синтетик каучукның 40% ы, йөк машиналарының яртысыннан артыгы җитештерелә. Полимерларны эшкәртү тармагы һәм башка бик күп юнәлешләр үсә.

Олег Коробченко завод эшчеләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Фото: Менделеевск районы хакимиятенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International