СИБУР Татарстанда СИБУРИНТЕХ-НК инженер-техник экспертизаны үстерү уку үзәген ачты

2025 елның 24 мае, шимбә

Түбән Камада СИБУРның 30 еллыгы елында «СИБУРИНТЕХ-НК» инженер-техник экспертиза үсеше үзәген ачтылар. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов һәм башкалар катнашты.

Мәгариф пространствосы Түбән Кама химия-технология институтының яңа кампусының мөһим өлешенә әверелде. Уку үзәгендә заманча җиһазландырылган 42 уку аудиториясе, 5 урам полигоны, 47 стенд һәм тренажер бар. Үзәкнең гомуми мәйданы – якынча 3 200 кв.м.

Ул елына 15 мең кешегә, шул исәптән 2000 студентка һәм 1500 укучыга исәпләнгән. Уку үзәге тармакның дистәләгән предприятиеләрендә эшләячәк.

СИБУРның проектка инвестицияләр күләме якынча 1,8 млрд.сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, ТР Рәисе  «Нижнекамскнефтехим»ны модернизацияләү барышы белән дә танышты. СИБУР Россиядә һәм БДБ илләрендә гексен җитештерү буенча беренче завод төзелешен тәмамлый. Елына 50 мең тонна гексен куәте булган яңа предприятие компания эчендә дә, РФ һәм БДБ базарында да ихтыяҗларны тулысынча каплаячак. Бу күләм торбалар, төргәкләр, көнкүреш химиясе өчен савытлар, косметика һәм дарулар җитештерүдә кулланыла торган премиаль маркалы 3 млн.тоннадан артык полиэтилен җитештерү өчен җитәрлек.

Завод төзелеше 99% ка тәмамланган, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Җиһазларның локальләшү дәрәҗәсе 88% тәшкил итә. Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа үзәк завод лабораториясен ачуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International