Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Пермь крае белән кооперация үсеше турында фикер алыштылар

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Пермь крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары – сәнәгать, эшкуарлык һәм сәүдә министры Алексей Чибисов һәм башкалар катнашты.

- Пермь крае һәм Татарстан җылы, дустанә мөнәсәбәтләр үстерәләр. Бездә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү, шулай ук аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды. Татарстан җитештерүчеләре Пермь крае базарына йөк техникасы (шул исәптән тракторлар), шин продукциясе, химия продукциясе, шулай ук дару препаратлары җибәрәләр. Пермь предприятиеләре комплектлау әйберләре, савыт-саба һәм металл, стретч-пленка, чимал, материаллар, җиһазлар, инструментлар һәм башкалар белән тәэмин итә, - дип билгеләп үтте Олег Коробченко һәм регионнар икътисадының киләчәктә уртак үсешенә ышаныч белдерде.

Алексей Чибисов Пермь краеның сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Татарстанның Сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров ассоциация мөмкинлекләре һәм министрлыклар, үсеш институтлары, бизнес һәм фән вәкилләре кергән 23 тармак комитетының уңышлы эш тәҗрибәсе турында сөйләде.

Яклар хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләделәр һәм бизнес-миссияләр оештыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International