Беларусь һәм Татарстан товар әйләнешен үстерергә планлаштыралар

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин 26 майда Татарстанга эш визиты белән килде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән бергә ул Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуганың төп сәнәгать предприятиеләрендә булды. Алар арасында - «ТПК МТЗ-Татарстан», «КАМАЗ», ФТҮ, «ТАНЕКО».

«ТПК МТЗ-Татарстан» Беларусь Премьер-министрын тракторларны җыю эшләре белән таныштырдылар, авыл хуҗалыгы техникасының шул исәптән сыекландырылган һәм компримировкаланган табигый газда эшләүче, модельләрен күрсәттеләр («РариТЭК» белән берлектә эшләнгән).

«МТЗ-Татарстан» сервис үзәгендә КФУ вәкилләре коммуналь техниканы роботлаштыру өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр. Пилотсыз җыештыручы санаулы минутларда тәртип урнаштыра һәм планшеттан идарә ителә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый техника муниципалитетларда куллану өчен уңайлы булачак.

«Эйдос Медицина» үз симуляторларын тәкъдим итте. Ике ел элек Минскида «Эйдос» җиһазлары белән җиһазландырылган симуляция үзәге ачылды. Бу вакыт эчендә анда 9 меңгә якын медицина хезмәткәре белем алган.

Белоруссия делегациясе КАМАЗда булды, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын карады, автомобиль бензиннарын, дизель ягулыгын, авиация керосинын, судно ягулыгын, база майларын һәм майлау материалларын кертеп, чыгарыла торган продукция ассортименты белән танышты. Кунакларга җитештерүне алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр.

- Без автокомпонентлар буенча бер-беребезне яхшы тулыландырабыз. Нефть химиясе өлкәсендә зур перспективалар күрәбез, - дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов соңрак Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин белән очрашуда. Ул Түбән Камада «ТАНЕКО» мәйданчыгында узды. Анда шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, Беларусь – Татарстанның әйдәп баручы сәүдә партнерларының берсе. Узган елда товар әйләнеше 750 млн.долларга якынлашкан.

- Безнең максат – үзара сәүдә күләмен 1 млрд.долларга җиткерү. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Безнең товар җитештерүчеләр, сәнәгатьчеләр бер-берсен яхшы беләләр. Ләкин безгә якларыбыз өчен яңа мәнфәгатьләрне ачарга кирәк. Юнәлешләр бик күп. Без автокомпонентлар буенча бер-беребезне яхшы тулыландырабыз. Нефть химиясе өлкәсендә зур перспективалар күрәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2419410.htm

Ул транспорт өлкәсендәге багланышларны аерым ассызыклады. «КАМАЗ» Белоруссия предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә. «КАМАЗ»га автокомпонентларны Белоруссиядән 40 предприятие китерә. Татарстанда Белорусь троллейбуслары үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Энергетика өлкәсендә партнерлык өчен потенциал бар.

Александр Турчин Татарстанга беренче сәфәрен югары бәяләде.

- Безнең визит бик нәтиҗәле булды. Безне Татарстан белән хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы берләштерә. Без үзара сәүдәнең баланслы булуын күрәбез: импорт һәм экспорт күләме якынча бертөрле. Бу безнең бер-беребезне яхшы тулыландыруыбыз турында сөйли, – диде Премьер-министр.

Эшлекле визит «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.

Видео, фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International