Компания партнерлар белән берлектә биопротеин җитештерү җайланмасын тәҗрибә-сәнәгать эксплуатациясенә кертте. Продукциянең беренче тәҗрибә үрнәкләре алынды инде. Производствоны эшләтеп җибәрүдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Җитештерү өчен чимал булып Татнефтьнең нефть-газ эшкәртү куәтләрендә алына торган метан хезмәт итә. Бу циркуляр икътисадның күрсәтмә мисалы — традицион нефть-газ тармагы югары биотехнологияләр үсеше өчен нигез булып тора.
Биопротеин терлекчелектә, кошчылыкта һәм аквакультурада нәтиҗәле азык өстәмәсе буларак кирәк.
Проект әле совет чоры эшләнмәләренә таяна: гаприн СССРда яхшы таныш була, ләкин җитештерү 1980 елларда туктатыла. Бүген «Татнефть» партнерлары белән бергә заманча базар өчен актуаль булган перспектив технологияне торгыза.
Тәҗрибә-сәнәгать җайланмасы елына 1 мең тонна продукция җитештерүгә исәпләнгән, масштаблау планнары 30 мең тоннага кадәр. Шул ук вакытта җиһазларның 90% тан артыгы — Россиядә җитештерелгән.
Проект «Биоикътисад» илкүләм проектының максатларына ярдәм итә һәм яңа эш урыннары булдыра.