Татарстанда «Идел-Янцзы» советы утырышы уза

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

«Бездә уртак предприятиеләр төзүгә кызыксыну уята торган барлык инфраструктура һәм преференцияләр бар», - дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда беренче мәртәбә узган «Идел-Янцзы» советы утырышында. Аны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Идел-Янцзы» советы рәистәше Игорь Комаров, КХР Дәүләт Советы премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәисе Чжан Гоцин үткәрде. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Татарстанның Кытай белән актив хезмәттәшлеге аерым билгеләп үтелде. КХР республиканың иң мөһим тышкы икътисадый партнерларының берсе булып тора – 2024 ел нәтиҗәләре буенча үзара товар әйләнеше 3,3 млрд.долларга җиткән (9% ка үсеш). Кытай компанияләре – регионда үзләренең югары технологияле проектларын гамәлгә ашыручы эре инвесторлар. Мисал итеп «Хайер» белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен китерделәр.

Яклар Татарстан белән Чунцин шәһәре Халык Хөкүмәте арасында 2025-2027 елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын һәм башка документларны имзалады. https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2417815.htm

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, имзаланган килешүләрне кәгазьдә калдырырга ярамый, аларны гамәлгә ашыру буенча конкрет чаралар планын әзерләргә, уртак инвестицион проектлар өстендә активрак эшләргә кирәк.  «Моның өчен бездә алга киткән барлык инфраструктура һәм преференцияләр бар, алар уртак предприятиеләр төзү белән кызыксынуны стимуллаштырырга тиеш. Моннан тыш, логистика өлкәсендә дә яңа мөмкинлекләрне кулланырга кирәк, шул исәптән «Алабуга» МИЗ территориясендә Россиядәге иң эре логистика үзәгенең куәтен дә, шәһәрләребез арасында туры авиаэлемтәне җайга салу мәсьәләләрен дә эшләргә кирәк», – диде ТР Рәисе.

Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International