Россиядә беренчеләрдән булып Иннополиста пилотсыз очкычлар җыю өчен цифрлы ярдәмчеләрне куллана башладылар

2025 елның 24 мае, шимбә

БАС үзәге инженерлары  InnoVtol-3s. очкычларын җыю өчен цифрлы система керткәннәр. Тавыш күрсәтмәләре һәм AR-аңлатмалар белән технология адымлы инструкцияләрне турыдан-туры эш өстәленә проекцияли.

Система автомат рәвештә детальләрне таный, җыю процессын контрольдә тота һәм шунда ук хаталар турында сигнал бирә. Бу бракны 80% ка киметергә һәм җитештерүне 1,5 тапкырга тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

InnoVtol-3s пилотсыз очкыч моделе янгыннарны мониторинглау, геодезиядә, биоматериаллар ташу өчен кулланыла.

Хәзер цифрлы ярдәмче дөньяның теләсә кайсы ноктасында дроннар җыярга мөмкинлек бирәчәк – системаның үзе һәм комплектлаштыручы өлешләре дә җитеп тора.

Чыганак: https://media.innopolis.university/news/digital-assistants/

Фото: Иннополис университеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International