21 майдан 6 июньгә кадәр премия сайтында https://mprom.site «Халык тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы яшь сәнәгатьче» номинациясендә ачык тавыш бирү уза. Аны РАНХиГС Президент академиясе экспертлары бәяләве буенча ТОП-200гә кергән финалистлар арасыннан билгеләячәкләр. Татарстан дәгъвачыларын үз тавышыгыз белән хуплагыз! Талантлы сәнәгатьчегә танылу алырга мөмкинлек бирәбез!
Ничек тавыш бирергә?
1. Төбәкне – Татарстан Республикасын сайлагыз.
2. Төбәк финалистларының берсе өчен «тавыш бирергә» басыгыз. Система тавыш исәпкә алынган дип хәбәр итәчәк.
3. Бер генә IP-адрестан тавыш бирергә мөмкин.
Менә алар безнең 8 финалист: «ФЕРРИ ВАТТ» ҖЧҖ генераль директоры Ярослав Желонкин; «Источники питания» ҖЧҖ генераль директоры Марат Фәйзрахманов; «БАЛТА» ҖЧҖ оештыручысы Ярослав Балта; «ЛУЧ» ҖЧҖ техник директоры Руслан Нургалиев; «Контакт» ҖЧҖ директорының үсеш буенча урынбасары Анна Рябова; «Центр РТИ» ҖЧҖ «Казан резинасы» заводы генераль директоры Ленар Сәгъдиев; «Стройтехпоставка» ҖЧҖ җитештерү буенча директоры Кирилл Буянцев; «БАРС аяк киеме компаниясе» ҖЧҖ баш технологы Гөлфия Сираҗиева.
Тавыш бирү лидерының исемен июльдә башка җиңүчеләрнең исемнәре белән бергә игълан итәчәкләр. Тармакның әйдәп баручы экспертларыннан торган жюри финалистларның проектларын бәяләячәк һәм «Елның яшь сәнәгатьчесе» исеменә ия булган кешене дә кертеп, ТОП-10 билгеләячәк. Шулай ук махсус номинацияләрдә җиңүчеләр дә сайлап алыначак.
Бүләкләү Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узачак.