ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2025 ел
сишәмбе

20 майда Татарстанга губернатор Алексей Русских җитәкчелегендәге Ульяновск өлкәсе делегациясе визиты уза. Бүген Чаллыда ул республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Марина Алексеева һәм Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.


19
май, 2025 ел
дүшәмбе

«Идел-Янцзы» төбәкара хезмәттәшлек советының V утырышы алдыннан Казанга Сычуань провинциясеннән делегация килде. Анда чит ил эшләре канцеляриясе вәкилләре керде. Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында делегация белән очрашуны министр урынбасары Герман Лернер уздырды.


16
май, 2025 ел
җомга

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кырларында Россия-Әфганстан бизнес-форумы узды. Спикерларның берсе Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко булды.


15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашуда әйтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.


14
май, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Эфиопиянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Генета Жирру Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Премьер-министр урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Татарстан предприятиеләре вәкилләре белән очрашты.


13
май, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре  Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. Очрашуда республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына 130 дан артык мемориалны табигый газга күчерү буенча «Җиңү утын саклыйбыз» дигән киң колачлы Бөтенроссия акциясе башланды. 22 февральдән башлап атна саен Мәңгелек утларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру үткәрелә.

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Идел - Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советының V утырышын һәм «Идел - Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумын әзерләү буенча киңәшмә үткәрде, алар 20 майдан 25 майга кадәр узачак. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан беренче тапкыр «Күктә үлемсез полк» Бөтенроссия акциясен уздырды. Россиянең Ерак Көнчыгыштан алып Ерак Төньякка кадәр төрле почмакларында күккә Бөек Ватан сугышы очучыларының портретлары төшерелгән вертолетлар күтәрелде.


29
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Әлмәттә Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышыузды, ул 2025 елның 1 кварталында хезмәтне саклау буенча Татнефть-2025 конференциясе кысаларында үткәрелде. Спикерларның берсе булып  Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International