ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Будапештта (Венгрия) венгрия-татарстан эшлекле форумы эшендә катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп Венгрия җитәкчелегенә Татарстанга карата белдергән кызыксынулары һәм уртак проектларны тормышка ашырырга әзер булулары өчен рәхмәтен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Венгриягә визиты барышында  яңа уртак проектлар һәм хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачылачак дип ышаныч белдерде.

2016 елның 7-8 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Венгрия Республикасына эш визиты уза. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика министрлыклары һәм ведомство  вәкилләре, ТР сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре бар.

Будапештка килгәч Рөстәм Миңнеханов рәсми затлар озатуында Будапештны фашизмнан азат итүдә һәлак булган совет  сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды.

Эш визиты кысаларында Татарстан җитәкчелеге Венгрия Хөкүмәте вәкилләре белән очрашачак, Венгрия кеше ресурслары министры Золтан Балог, икътисад Министрлыгының норматив җайга салу һәм икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча дәүләт секретаре Иштван Лепшени, тышкы эшләр һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Петер Сийярто, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән дә очрашулар узачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында венгрия-татарстан эшлекле форумы узачак.

Татарстан Республикасы делегациясе Graphisoft Park бизнес-парк эшчәнлеге белән танышачак. 


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 7 апрелендә Чехия Республикасының Брно шәһәрендә Татарстан-Чехия эшлекле форумы үтте.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Брно шәһәрендә Россиянең  генераль консулы Александр Будаев, Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан һәм Чехиянең эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

Форумда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәяси климат җайланыр дигән ышаныч белдерде. Ул эшлекле элемтәләрне саклап калырга, булган һәм потенциаль партнерлар белән  хезмәттәшлекне үстерергә кирәклеген ассызыклады.

2016 елның 7 апрелендә Брно шәһәрендә (Чехия Республикасы) Европа татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Брно шәһәрендә Россиянең генераль консулы Александр Будаев, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре – Евросоюз илләрендә яшәүче Европа татарлары Альянсы. 

2016 елның 7 апрелендә Чехия Республикасының Брно шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чехия компанияләре җитәкчеләре белән очрашуларында катнашты.

"Югострой" компаниясе җитәкчелегенең вәкилләре белән әңгәмә барышында сүз Татарстанда автомобиль һәм юл махсус техникасы өчен гидравлик җайланмалар җитештерү проектын тормышка ашыру турында барды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның әлеге проектны гамәлгә ашыруда кызыксынуын раслады. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә проектның үсеш стратегиясен билгеләү мөһим.

2016 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чехия Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек  белән очрашуларында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек эш визиты белән Чехия Республикасында (2016 елның 6-7 апреле).

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге визитны оештыручы Россия Федерациясенең Чехиядәге  Илчелегенә һәм Чехиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенә, шулай ук Көньяк Моравия крае администрациясенә рәхмәтен җиткерде.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чехия Республикасына визиты кысаларында Брнода (Чехия, Көньяк Моравия) Татарстан-Чехия эшлекле форумы узачак.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чехиянең Көньяк Моравия крае Губернаторы Михал Гашек, Россия Федерациясенең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Змеевский, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба, БДБ илләре буенча Сәүдә-сәнәгать палатасының башкарма директоры Франтишек Масопуст, Татарстан һәм Чехиянең эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

2016 елның 6 апрелендә Казан оптика механика заводы территориясендә яңа "Президент-С" борт оборона комплексын җитештерү белән шөгыльләнәчәк “Стелла-К” җитештерүенә рәсми старт бирелде.  

Җитештерүне эшләтеп җибәрүнең символик төймәсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, "Радиоэлектрон технологияләр" концерны (КРЭТ) генераль директоры Николай Колесов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский бастылар.

Бүген әлеге предприятиедә җыелган "Президент-С" борт оборона комплексының беренче өч комплекты тапшырылды. 


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сколково" Фонды Консультатив фәнни совет вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда "Сколково" Фонды Консультатив фәнни совет рәистәше, Россия фәннәр академиясе вице-президенты, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов, "Сколково" Фонды Консультатив фәнни совет рәистәше,  Стэндфорд  университеты профессоры, Нобель премиясе лауреаты Роджер Корнберг, Россия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 4-5 апрелендә Казанда "Сколково"Фонды Консультатив фәнни советының (КФС) ике көнлек утырышы уза.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бахрейн Корольлегенең Манама шәһәренә рәсми сәфәре кысаларында Бахрейнның патша гаиләсе вәкиле Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлиф шәех белән очрашты.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан россия-бахрейн мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында Бахрейн Корольлеге белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип ассызыклады. Россия актив рәвештә ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итә, - диде ТР Президенты һәм Татарстан мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International