Татарстан Республикасы делегациясенең Венгриягә визиты

2016 елның 8 апреле, җомга

2016 елның 7-8 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Венгрия Республикасына эш визиты уза. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика министрлыклары һәм ведомство  вәкилләре, ТР сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре бар.

Будапештка килгәч Рөстәм Миңнеханов рәсми затлар озатуында Будапештны фашизмнан азат итүдә һәлак булган совет  сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды.

Эш визиты кысаларында Татарстан җитәкчелеге Венгрия Хөкүмәте вәкилләре белән очрашачак, Венгрия кеше ресурслары министры Золтан Балог, икътисад Министрлыгының норматив җайга салу һәм икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча дәүләт секретаре Иштван Лепшени, тышкы эшләр һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Петер Сийярто, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән дә очрашулар узачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында венгрия-татарстан эшлекле форумы узачак.

Татарстан Республикасы делегациясе Graphisoft Park бизнес-парк эшчәнлеге белән танышачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International