Казан вертолет заводы һәм Казанның 8нче номерлы гимназиясе, 54нче номерлы мәктәбе араларындагы хезмәттәшлек кысаларында укучылар предприятие җитәкчелеге белән очраштылар. Математика һәм физика буенча төбәк, шәһәр һәм республика олимпиадаларында җиңүче укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларны әзерләү белән шөгыльләнүче укытучылар да бүләкләр алдылар. Казан вертолет заводы, КМТТУ-КАИ һәм Казанның 8нче гимназиясе өчяклы килешүе буенча "вертолет" физика-математика сыйныфы программасы өстендә уртак эш алып бару нәтиҗәсендә мәктәпне 111 кеше тәмамлады. Шуларның 67 чыгарылыш укучысы КМТТУ-КАИ югары уку йортына керделәр һәм максатчан белем алалар.
2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Россия субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең агымдагы эшчәнлегенең сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек үсеше өлкәсендәге сораулар, ватандашлар белән эшләү мәсьәләләре каралды.
Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Вәкиллекләре эшчәнлегенең өстенлекле бурычларын һәм перспектив юнәлешләрен билгеләде.
2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстанда электр тәэминаты иминлеген тәэмин итү буенча чираттан тыш Штаб утырышы уздырылды.
Штаб утырышында Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш Идарәсе, Россия техник күзәтчелегенең Идел Буе идарәсе вәкилләре һәм республиканың электр энергетикасы предприятие җитәкчеләре катнашты.
Штаб утырышы электр энергетикасы объектларында язгы ташу вакытында һәм янгын куркынычы булган чорларда электр тәэминаты куркынычсызлыгын бозуларны булдырмау максаты белән уздырылды. Электр тәэминаты куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе мөрәҗәгате нигезендә әлеге чорларда электр энергетикасы субъектларының эшчәнлеген һәм әзерлеген контрольдә тотуны тәэмин итү, электр тәэминаты куркынычсызлыгын бозу очраклары булганда аларны юк итү өстендә эшләүне оештыру максаты да торды.
2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "Халык контроле" ТР дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрнамәләрне карау кысаларында кеше һәм гражданин иреген һәм хокукларын яклауны тәэмин итү турында” темасына ТР Хөкүмәте утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль оешмаларның башкарма комитеты җитәкчеләре катнашты.
2016 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Ямал-Ненец автономияле округына эшлекле сәфәр кысаларында Бованенково чыганагында булды, әлеге чыганак нигезендә уникаль Ямал газ чыгару үзәге камилләшә. Ул төп җитештерү объектларының эше белән танышты, алдынгы технологияләрне куллану тәҗрибәсен һәм табигатьне саклау чаралары комплексының үтәлүе белән танышты.
2016 елның 30 һәм 31 март көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов РФ субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре делегациясе составында Ямал-Ненец автономияле округына эшлекле сәфәр кыла.
Эш сәфәре программасы кысаларында РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре "Газпром" ҖАҖ, "Газпромдобыча Надым" ҖЧҖ җитәкчеләре һәм Ямал муниципаль районы башлыгы белән очрашачаклар.
Эш сәфәрендә катнашучылар Бованенков нефтегазоконденсат чыганагында (НГКМ) булачаклар, газ кәсебе эше һәм "Бованенково" вахта бистәсе объектлары белән танышычаклар.
2016 елның 29 мартында Казан федераль университетында коррупциягә каршы тору өлкәсендә агарту-белем бирү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" булып узды. "Түгәрәк өстәл" эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе вәкилләре, министрлык һәм ведомство җитәчеләре, югары уку йортлары, республиканың хокук саклау органнары башлыклары катнашты.
"Түгәрәк өстәл" эшендә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "мәгариф ул- коррупциягә каршы торуда төп коралларның берсе. Хәзерге вакытта актуаль булган сорауларның берсе - белем бирү процессына коррупциягә каршы юнәлештәге фәннәрне кертү тора”, - дип ассызыклады.
2016 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан берничә оборона-сәнәгать комплексы предприятиясендә булды, бу - "Казан оптика-механика заводы" АҖ, "Гамәли Оптика Дәүләт Институты Фәнни-Җитештерү Берләшмәсе” АҖ һәм "Швабе технологик лабораториясе" АҖ.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов җитештерү цехларын карап чыкты, инвестиция программаларын тормышка ашыручы, федераль максатчан программалар кысаларында җитештерүне модернизацияләүче, алдынгы идарә технологияләрен кертүче предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты .
2016 елның 29 мартында Казанда Казахстан һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләренең Бизнес-форумы узды. Форум эшендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, ТР Сәүдә-Сәнәгать Палатасы Идарәсе Рәисе Шамил Агеев, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль Консулы Әсхәт Носкабай, "KAZNEX INVEST" Экспорт һәм инвестицияләр буенча милли агентлык" АҖ Рәисе урынбасары Мейерҗан Майкенов, "КазЭкспортГарант" Экспорт кредит иминият корпорациясе" АҖ җитәкчелеге вәкилләре, Татарстан һәм Казахстан эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Эшлекле форум программасы кысаларында казахстан һәм татарстан предприятиеләре арасында икеяклы сөйләшүләр узды.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 28-30 март көннәрендә казахстан компанияләренең Татарстан Республикасына сәүдә-икътисади миссиясе уза. Казахстан делегациясе составына 20 дән артык казахстан машина төзелеше, металлургия, төзелеш, фармацевтика, азык-төлек сәнәгате экспорт юнәлешле предприятие вәкилләре керә.
2016 елның 29 мартында Яр Чаллыда Татарстан Республикасы җиһаз кластеры Стратегиясен эшләү буенча эшче төркем утырышы булып узды. Утырышта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, ТР Яр Чаллы шәһәренең муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, ТР Кама аръягы төбәге һәм Яр Чаллы җиһаз һәм агач эшкәртү сәнәгате Ассоциациясе, ТР җиһаз индустриясе Ассоциациясе, “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының кластер үсеше Кама үзәге”, "Маркетинг тикшеренүләр үзәге" ҖЧҖ, "Лубян урман-техник колледжы" дәүләт бюджет профиль белем учреждениясе, "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында эшче төркем вәкилләре Стратегия проекты буенча фикер алыштылар, аны эшләп бетерү турында тәкъдимнәр керттеләр.