Татарстан - Чехия эшлекле форумында хезмәттәшлек турында икеяклы документлар имзаланды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 апрелендә Чехия Республикасының Брно шәһәрендә Татарстан-Чехия эшлекле форумы үтте.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Брно шәһәрендә Россиянең  генераль консулы Александр Будаев, Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан һәм Чехиянең эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

Форумда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәяси климат җайланыр дигән ышаныч белдерде. Ул эшлекле элемтәләрне саклап калырга, булган һәм потенциаль партнерлар белән  хезмәттәшлекне үстерергә кирәклеген ассызыклады.

Форум барышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы сәнәгый потенциалы презентациясе белән чыгыш ясады. Ул татарстан-чехия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең агымдагы халәте һәм перспектив юнәлешләре хакында сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек катнашында хезмәттәшлек турында икеяклы документлар имзаланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм БДБ илләре буенча Сәүдә-сәнәгать палатасының башкарма директоры Франтишек Масопуст Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Чехия Республикасының БДБ илләре буенча Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куйдылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия-Чехия катнаш сәүдә палатасы арасындагы хезмәттәшлек турындагы Меморандумга Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Россия-Чехия катнаш сәүдә палатасы Рәисенең Башкарма урынбасары Либор Трубелик имза аттылар.

Татарстан Президенты Рөстәм МиңнехановкаРоссия Федерациясе һәм Чехия Республикасы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенә 90 яшь”  истәлекле медале тапшырылды.

Мәгълүмат өчен:

Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында 2015 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 80,9 млн. евро тәшкил иткән.

Чехия белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне координацияләү буенча Уртак эш төркеме булдырылды.

Татарстан-Чехия уртак проектлары Чехия Республикасы һәм Россия Федерациясе арасындагы Хөкүмәтара комиссиясе карамагына чыгарыла.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International