Брнода Европа татарлары Альянсы киңәйтелгән утырышы узды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 апрелендә Брно шәһәрендә (Чехия Республикасы) Европа татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Брно шәһәрендә Россиянең генераль консулы Александр Будаев, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре – Евросоюз илләрендә яшәүче Европа татарлары Альянсы.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов глобализация шартларында татар халкының традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклап калуга бирергә кирәклегенә аерым игътибар бирде. Татарстан республикадан читтә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәдә торырга тырыша, дип ассызыклады Президент. Элемтәләрне урнаштыруны һәм җайга салу җаваплылыгы - бездә, Татарстан Республикасында, - диде ул. Татарстан территориясендә татарларның утыз проценты гына яши, дип искә төшереп үтте ул.

Бу мәсьәләдә зур ярдәмне РФ тышкы эшләр министрлыгы күрсәтә, Бөтендөнья татар конгрессы, ватандашлар белән эшләүдә җаваплы булган  башка структуралар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул, Татарстан гамәлгә ашыра торган бөтендөнья татарларын берләштерергә чакырган проектлар хакында сөйләде, туган телне саклап калырга ярдәм итүче интернет челтәрендә онлайн режимында татар теленә өйрәтүче "Ана теле" проекты, "ТНВ – Планета" проекты, шулай ук, татар яшьләре өчен форумнар һәм конференцияләр турында хәбәр итте.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Брно шәһәрендә Россиянең генераль консулы Александр Будаев мөрәҗәгать иттеләр.

Утырыш барышында билгеләп үтелгәнчә, Европа татарлары Альянсы учредительле съезды өч ел элек узган, Альянска 17 Евросоюз иленнән 25 оешма керә.

Рөстәм Миңнеханов татар берләшмәләренең барлык активистлары эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде. Европа татарлары Альянсының иң актив әгъзаларына Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм башка бүләкләр белән котлады.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте мәгълүматлары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International