2016 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чехия Республикасына визиты кысаларында Брнода (Чехия, Көньяк Моравия) Татарстан-Чехия эшлекле форумы узачак.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чехиянең Көньяк Моравия крае Губернаторы Михал Гашек, Россия Федерациясенең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Змеевский, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба, БДБ илләре буенча Сәүдә-сәнәгать палатасының башкарма директоры Франтишек Масопуст, Татарстан һәм Чехиянең эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгый потенциалы презентациясе белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак. Ул татарстан-чехия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең агымдагы халәте һәм перспектив юнәлешләре хакында сөйләячәк.
Татарстан-Чехия эшлекле форумы барышында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында ике яклы документларны имзалау планлаштырыла: Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Чехия Республикасының БДБ илләре буенча Сәүдә-сәнәгать палатасы араларында үзара аңлашу турында Меморандум, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия-Чехия катнаш сәүдә палатасы араларында хезмәттәшлек турында Меморандум; "Дельрус Чистай" ҖЧҖ ҖБ һәм FAVEA Europe ' s. r.chloe арасында ниятләр турында Килешү.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә җитәкчесе: “Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында 2015 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 80,9 млн. евро тәшкил итте. Чехия белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне координацияләү буенча Уртак эш төркеме булдырылды. Татарстан-Чехия уртак проектлары Чехия Республикасы һәм Россия Федерациясе арасындагы Хөкүмәтара комиссиясе карамагына чыгарыла”-, дип билгели.
Татарстан предприятиеләре чехия партнерлары белән машина төзелеше өлкәсендә, химия һәм нефть химиясе, куллану товарларын җитештерүдә хезмәттәшлекне киңәйтү яклы, дип ассызыклый Алберт Кәримов. Ул, Татарстан-Чехия эшлекле форумы Татарстан белән Чехия арасында киләчәктә уңышлы кооперацияне үстерү өчен җитди импульс булачагына, ышаныч белдерә.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/06/498652/