ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 14 апрелендә "Химград" Технополисында "Инновацион полигон "Татарстан - киләчәк территориясе" 2016 яшьләрнең инновация проектларының IV Республика конкурсы старт алды.

Конкурсның максаты - яшьләрнең инновация потенциалын үстерү, яшьләргә эшмәкәрлек инициативасын үстерү мөмкинлекләрен бирү, перспектив бизнес - фикер-уйларына реаль ярдәм алу.

Конкурсны оештыручы булып Казан милли тикшеренү технологик университеты чыкты, оештыруда ярдәм итүчеләр - "Химград" Технополисы, "Идея" Технопаркы". Чара Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән уза. 

2016 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сухой" Компаниясе" авиация берләшмәсе филиалының "П.О. Сухой исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы"ның (Мәскәү) җитештерү мәйданчыкларын карады.

Татарстан Президентын ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфыйгин, "Казан Гипронииавиапром"  АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озатып йөрделәр.

Рөстәм Миңнеханов һәм делегация әгъзалары мәгълүмат-идарә системасы интеграциясе һәм борт программа белән тәэмин итүне эшләүне оештыру белән таныштылар. Шулай ук, татарстанлыларга суперкомпьютер технологияләрен кулланып проектлау алымнарын күрсәттеләр. 


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Авиация материаллары Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында булдылар.

Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчеләре Равил Зарипов һәм Алберт Нәфыйгин, "Казан "Гипронииавиапром"АҖ җитәкчеләре, "Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе" ААҖ, "КНИАТ" АҖ, "Казан электротехник заводы" ЯАҖ, "М.П.Симонов исемендәге тәҗрибә-конструктор бюросы" фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ, "КАИ-Лазер" ЯАҖ, "КАИ-Композит", Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, КМТТУ-КАИ һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректорлары. 

2016 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Татарстан Ресубликасы Милли сәүдә маркасы" II Республика фестиваль-бәйгесен оештыру комитеты утырышы булып узды. Утырышта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары – фестивальнең оештыру комитеты Рәисе урынбасары Рашат Фәттахов, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләр Советы вәкилләре, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты, "Татмедиа"  матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика Агентлыгы, Россия кулланучылар күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, ФБУ "ТатЦСМ", ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, ТР Дәүләт Алкоголь инспекциясе, “Милли сәүдә маркасы" дәүләт унитар предприятиесе, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчеләре катнаштылар.  


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "2016-2020 елларга Татарстан Республикасы сәнәгатенең эшкәртү тармакларын үстерү" дәүләт программасы пректы һәм Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү Фондын булдыру Концепциясе хакында фикер алышу барган киңәшмәсен үткәрде.

Киңәшмәдә республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасының Сәүдә-Сәнәгать Палатасы, Татарстан Республикасы предприятияләре һәм эшмәкәрләре Ассоциациясе җитәкчеләре дә катнашты.

2016 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм ТР Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы Комиссия һәм ТР хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмә уртак утырышын уздырдылар.

Утырыш эшендә Федераль таможня хезмәтенең Идел Буе таможня идарәсе Татарстан таможнясы, ТР буенча сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтенең Территориаль органы Идарәсе, ТР буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт Идарәсе, ТР буенча эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе, ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Россия Федерациясе Федераль хезмәте Идарәсе, ТР буенча кеше иминлеген һәм  кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте Идарәсе җитәкчелеге вәкилләре катнашты. 

Татарстанлыларны Космонавтика Көне белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Космонавтика Көне белән чын күнелдән котлыйм!

Бүген бөтен дөнья кешелек тарихындагы мөһим вакыйганың 55 еллыгын-космоска беренче очышны билгелән үтә. Еллар буе киеренке хезмәт иткән инженер, конструкторлар, сынаучылар тырышлыгы 1961 елның 12 апрелендә Галәмне буйсындыруга юл ачкан. Бу истәлекле көн бөтен дөньяга россия фәненең бөеклеген, галимнәрнең патриотлыгын, беренче яңалык ачучыларның батырлыкларын күрсәтте, алар үз хезмәтләре һәм талантлары белән кешеләрнең хыялларын тормышка ашырдылар. 


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда ел саен уздырыла торган AIM-2016 VI инвестицион форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр эзли, дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кризиска каршы чаралар күрү дөньядагы заманча шартларда республика икътисадына инвестицияләрне саклап калырга булышты. Татарстан икътисадын үстерүдә өстенлекле юнәлешләр булып нефть эшкәртү һәм нефтехимия, күпләп һәм берәмләп сату кала, дип белдерде ТР Президенты, шул ук вакытта, Татарстан яңа юнәлешләрне дә үстерә - информацион технологияләрне. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Республика Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр һәм юнәлешләр эзли. Аерым алганда, моның өчен ислам банкингын куллану мөмкинлекләре карала. 


9
апрель, 2016 ел
шимбә

2016 елның 9 апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) региональ чемпионатының мәйданчыкларында булды.

Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр.

Кунаклар конкурсантларның эше белән таныштылар, компетенция кысаларында егетләр тарафыннан әзерләнгән әйберләрне бәяләделәр, алар һәм экспертлар белән аралаштылар.

Исегезгә төшерик, ТР "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) ачык төбәк чемпионаты Казанда 7 апрельдә башланды. 9 апрельдә ябылу тантанасы һәм бүләкләү узды.

Региональ чемпионатта татарстан балалары белән бергә Россиянең 17 төбәгеннән  конкурсантлар катнаша. 450 дән артык кеше теркәлгән. 56 һөнәр конкурсы сайланган. Барлык өлкәләр дә тәкъдим ителгән диярлек: төзелеш, сәнәгать, автомобиль транспорты, мобиль технологияләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе, мәктәпкәчә белем.


8
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Венгрия тышкы эшләр һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Петер Сийярто белән Будапештта булып  узган очрашуында катнашты.

Венгрия Хөкүмәте Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек итүгә җитди игътибар бирә, шул исәптән – регион ара дәрәҗәдә дә, дип хәбәр итте Венгрия  тышкы эшләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Петер Сийярто.

Җентекләбрәк, Петер Сийярто Татарстан белән алдагы үзара файдалы  хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә тукталды. Ул  2015 елда Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылу белән уртак эшчәнлекне активлаштыру өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланырга һәм яңа проектлар өстендә эшләргә кирәклеген   хәбәр итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International