2016 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бахрейн Корольлегенең Манама шәһәренә рәсми сәфәре кысаларында Бахрейнның патша гаиләсе вәкиле Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлиф шәех белән очрашты.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан россия-бахрейн мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында Бахрейн Корольлеге белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип ассызыклады. Россия актив рәвештә ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итә, - диде ТР Президенты һәм Татарстан мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча "Россия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркемен җитәкләде, аның утырышы агымдагы елның май аенда Казанда планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан хакында тулысынча мәгълүмат бирде, республиканың әйдәп баручы позицияләре турында сөйләде, нефть чыгару һәм эшкәртү, углеводород эшкәртү өлкәсендә, регионның инвестицион һәм инновацион үсеше, машина төзелеше һәм нефть химиясе һәм башка өлкәләрдәге казанышлар турындагы мәгълүмат белән таныштырды.
Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлиф шәех Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сәфәре өчен рәхмәтен һәм Россиянең алдынгы регионнарының берсе булган Татарстан Республикасы белән икеяклы тыгыз элемтә кору теләге булуын белдерде.
Яклар сәнәгать, агросәнәгать комплексы, мәдәният, фән һәм мәгариф, туризм өлкәсендәге партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
(ТР Президентының Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)