"Президент-С" борт оборона комплексын җитештерү эшләтеп җибәрелде

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

2016 елның 6 апрелендә Казан оптика механика заводы территориясендә яңа "Президент-С" борт оборона комплексын җитештерү белән шөгыльләнәчәк “Стелла-К” җитештерүенә рәсми старт бирелде.  

Җитештерүне эшләтеп җибәрүнең символик төймәсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, "Радиоэлектрон технологияләр" концерны (КРЭТ) генераль директоры Николай Колесов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский бастылар.

Бүген әлеге предприятиедә җыелган "Президент-С" борт оборона комплексының беренче өч комплекты тапшырылды.

Юрий Борисов билгеләп үтүенчә, "Президент-С" борт оборона комплексы белән беренче затларны йөртүче бөтен һавада очучы отрядлар җиһазландырылган. Киләчәктә – бөтен дәүләт, бәлки гражданнар авиациясе дә җиһазландырылыр дип көтелә. Министр урынбасары  фикеренчә, дөньяда барган террорчылык һөҗүмнәрен исәпкә алып, чаралар  гражданнарны очыртучы барлык самолетларның да төп өлеше булуы мөмкин.

Казанда ачылган производство елына якынча 100 комплекс йөгәрлеге белән серияле чыгаруга җайлаштырылган. Элек булган производстволар эшчәнлеге белән чагыштырганда яңа технологияләр кертү хисабына үзкыйммәте төшерелде", – дип нәтиҗә ясады Борисов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, республика мондый инновацион җитештерүләрне гамәлгә ашыруда һәм әлеге өлкәләрдә белгечләр әзерләүдә ярдәм күрсәтергә әзер. "Күргәнебезчә, монда бик югары квалификацияле кешеләр эшли ала", – дип ассызыклады ул.

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International