2016 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чехия Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек белән очрашуларында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек эш визиты белән Чехия Республикасында (2016 елның 6-7 апреле).
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге визитны оештыручы Россия Федерациясенең Чехиядәге Илчелегенә һәм Чехиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенә, шулай ук Көньяк Моравия крае администрациясенә рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов сүләренчә, Татарстан һәм Көньяк Моравия хезмәттәшлеге сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр өлкәсендә генә түгел, мәдәният, социаль һәм мәгариф тармакларында, ә шулай ук Көньяк Моравия крае үрнәгендә региональ хакимият эшен оештыру өлешендә дә башкарыла. Без Көньяк Моравия краен Чехиянең иң нык икътисадый һәм динамик рәвештә үскән регионы буларак беләбез, безгә сездән өйрәнер нәрсәләр күп, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты, әлеге визит Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм хезмәттәшлекне тыгыз дәвам итүгә хезмәт итәчәк, дигән ышанычын белдерде.
Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек үз чиратында, Көньяк Моравия крае һәм Россия регионнарының берсе булган Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр соңгы берничә елда югары дәрәҗәгә күтәрелде, дип билгеләп үтте. Ул белдергәнчә, дөнья һәм европа икътисадында катлаулы вәзгыять булуга карамастан, Көньяк Моравия крае һәм Татарстан Республикасы арасында ике яклы файдалы хезмәттәшлек өчен каршылыклар юк.
Россия Федерациясенең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Змеевский очрашу кысаларында әйтеп үткәнчә, әйдәп баручы ике регион хезмәттәшлеге гомумән, Россия һәм Чехия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә. Ул искә төшергәнчә, күптән түгел Прагада хөкүмәтара комиссия утырышы булды, анда сүз конкрет үзара хезмәттәшлек турында барды, килешүләр имзаланды.
Бүгенге очрашу төбәкләр арасында үзара тыгыз хәрәкәт турында сөйли һәм бу яхшы перспективалар тудыра, дип саный Александр Змеевский. Ул киләчәктә Татарстан белән Көньяк Моравия краена эшлекле мөнәсәбәтләрдә уңышлар теләде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды