2016 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Будапештта (Венгрия) венгрия-татарстан эшлекле форумы эшендә катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп Венгрия җитәкчелегенә Татарстанга карата белдергән кызыксынулары һәм уртак проектларны тормышка ашырырга әзер булулары өчен рәхмәтен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Венгриягә визиты барышында яңа уртак проектлар һәм хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачылачак дип ышаныч белдерде.
Татарстан Президенты фикеренчә, венгрия һәм татарстан бизнесының төрле өлкәләрдә элемтәләрне үстерү өчен өметле мөмкинлекләре бар, мәсәлән: нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, медицина һәм фармацевтика сәнәгате, технологияләр, энергияне саклау, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм архитектура проектлары, җиңел сәнәгать һәм башка өлкәләрдә.
Рөстәм Миңнеханов регионның икътисады турында һәм Татарстан Республикасы территориясендә хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган төп эре проектлар хакында сөйләде. Мөһим мәйданчыкларның берсе – ИнноКам - Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын атады.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы моношәһәрендә инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен өстенлекле үсеш территориясе булдырылган, резидент – компанияләр өчен биредә әһәмиятле ташламалар каралган. Без венгрия инвесторларын безнең сәнәгать һәм инновацион мәйданчыкларда эшләү өчен чакырабыз.