Татарстан Республикасы җитәкчелегенең чехия компанияләре вәкилләре белән очрашулары

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 апрелендә Чехия Республикасының Брно шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чехия компанияләре җитәкчеләре белән очрашуларында катнашты.

"Югострой" компаниясе җитәкчелегенең вәкилләре белән әңгәмә барышында сүз Татарстанда автомобиль һәм юл махсус техникасы өчен гидравлик җайланмалар җитештерү проектын тормышка ашыру турында барды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның әлеге проектны гамәлгә ашыруда кызыксынуын раслады. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә проектның үсеш стратегиясен билгеләү мөһим.

“Югострой” компаниясе вәкилләре хәбәр иткәнчә бүгенге көндә "КАМАЗ" ҖАҖ белән продукция белән тәэмин итү өлкәсендә партнер буларак хезмәттәшлек  тормышка ашырыла, икенче этап булып Татарстан Республикасы территориясендә җитештерүне булдыру һәм аны локальләштерү тора. Мәйданчыкларның берсе булып "Алабуга" махсус икътисади зонасы карала.

“Велка Битеш” компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Компания вәкилләре “М.П.Симонова исемендәге Тәҗрибә-Конструктор Бюросы”нда турбореактив двигательләр һәм Казан агрегат заводында көч җайланмалары  җитештерүне төзү планнары белән уртаклаштылар. Алга таба җитештерүне  локализацияләү күздә тотыла.

Очрашу барышында "Велка Битеш" компаниясе һәм “М.П.Симонова исемендәге Тәҗрибә-Конструктор Бюросы” вәкилләре хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International