2016 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сколково" Фонды Консультатив фәнни совет вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда "Сколково" Фонды Консультатив фәнни совет рәистәше, Россия фәннәр академиясе вице-президенты, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов, "Сколково" Фонды Консультатив фәнни совет рәистәше, Стэндфорд университеты профессоры, Нобель премиясе лауреаты Роджер Корнберг, Россия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 4-5 апрелендә Казанда "Сколково"Фонды Консультатив фәнни советының (КФС) ике көнлек утырышы уза.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сколково" Фонды КФС утырышын оештыручыларга уздыру өчен нәкъ менә Татарстан сайланганлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Без Россиянең әйдәп баручы сәнәгать һәм фәнни-белем бирү үзәкләренең берсе булып торабыз. Татарстанда нефть химиясе, машина төзелеше, авиация төзелеше, вертолет төзелеше, двигатель төзелеше, радиоэлектроника һәм башка бик күп юнәлешләр яхшы үсеш алган. Өстәвенә, республикабыз территориясендә җитештерелгән продукциянең 50% экспортка бара. Безгә конкурент булу бик мөһим, ә бу фәнни өлкәне үстермичә мөмкин түгел", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов өстәвенчә, соңгы елларда республикада зур игътибар инновацион үстерүгә бирелә. Аерым әйткәндә, инжиниринг үзәкләр, технопарклар, махсус икътисади зоналар, нано - һәм биотехнологияләрне өйрәнү, цифрлы технологияләрне булдыру буенча эш алып барыла.
Татарстан Республикасы “Сколково” Фонды белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Жорес Алферов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россиянең бик күп башка регионнарыннан актив рәвештә фән һәм мәгарифнең бердәм үсүе белән һәм биредә аның хуплануы белән аерылып тора. "Тагын бер бик мөһим аермасы - сезнең республикагызда сәнәгать потенциалы үсүе электән дә сакланган һәм бу елларда дәвам иткән, - диде ул. Мин һәрвакыт әйтеп киләм, фәнгә ихтыяҗ булганда, фән икътисадка һәм җәмгыятькә кирәк икән - аның ярдәме өчен акча һәрвакыт табыла. Һәм сезнең республика бу яктан яхшы үрнәк булып тора."
Россия Фәннәр Академиясе Вице-президенты Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән әңгәмәсе турында сөйләде, әңгәмә барышында Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә хәтта чит илләрдә үз эшчәнлеген алып баручы “Сколково” компанияләренә резидент исеме бирү турындагы тәкъдим әйтелгән иде.
Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплады. ТР Президенты фикеренә караганда, "Сколково" резиденты статусын алган компания урнашу урынына карамастан тиешле преференцияләргә ия булырга тиеш.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)