2016 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм ТР Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы Комиссия һәм ТР хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмә уртак утырышын уздырдылар.
Утырыш эшендә Федераль таможня хезмәтенең Идел Буе таможня идарәсе Татарстан таможнясы, ТР буенча сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтенең Территориаль органы Идарәсе, ТР буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт Идарәсе, ТР буенча эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе, ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Россия Федерациясе Федераль хезмәте Идарәсе, ТР буенча кеше иминлеген һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте Идарәсе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Искә төшерик, РФ Президенты “Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча өстәмә чаралар турында” Указын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елның 9 маенда чыгарылган Указы нигезендә тиешле комиссия формалаштырылган.
Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы Комиссия аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов билгеләгәнчә, фальсификацияле товарлар тарату тискәре сәяси һәм икътисадый нәтиҗәләргә китерә.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булып узган утырышта “КАМАЗ” ГАҖ товар билгесен законсыз кулланып продукция әйләнешенә каршы тору, шулай ук, медицина һәм фармацевтика продукциясенең законсыз әйләнеше сораулары каралды.
Алберт Кәримов “КАМАЗ” ГАҖ товар билгесен законсыз кулланып продукция әйләнешенә каршы тору һәм андый очракларны ачыклау буенча системалы эш алып бару һәм федераль дәрәҗәдә эшләнүче Юл картасы өстендә эшләүнең зарурлыгын күрсәтте.
Утырышта “КАМАЗ” ГАҖ һәм Татарстан Таможнясының “КАМАЗ” товар билгесен законсыз кулланып продукция әйләнешенә каршы тору буенча алып барылган уртак эш турында мәгълүмат тыңланылды.
Медицина һәм фармацевтика продукциясенең законсыз әйләнешенең актуаль сораулары хакында фикер алышу барышында ТР буенча сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтенең Территориаль органы Идарәсе, ТР буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт Идарәсе, “Татхимфармпрепараты” АҖ мәгълүматлары каралды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы республика территоиясендә фальсификацияле һәм сыйфатсыз медицина һәм фармацевтика сәнәгате продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору һәм шундый очракларны ачыклау сораулары буенча ТР буенча Росздравназдор Территориаль органы һәм ТР Прокуратурасы, ТР буенча эчке эшләр министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булып үзара хәрәкәт итү кирәклеген ассызыклады. Шундый очраклар булганда административ практика куллану зарурлыгын әйтте.
Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында бастырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/04/12/499361/