Инновацион полигон - 2016 старт бирелде

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 14 апрелендә "Химград" Технополисында "Инновацион полигон "Татарстан - киләчәк территориясе" 2016 яшьләрнең инновация проектларының IV Республика конкурсы старт алды.

Конкурсның максаты - яшьләрнең инновация потенциалын үстерү, яшьләргә эшмәкәрлек инициативасын үстерү мөмкинлекләрен бирү, перспектив бизнес - фикер-уйларына реаль ярдәм алу.

Конкурсны оештыручы булып Казан милли тикшеренү технологик университеты чыкты, оештыруда ярдәм итүчеләр - "Химград" Технополисы, "Идея" Технопаркы". Чара Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән уза.

Конкурста катнашуга урта гомуми белем бирү мәктәпләренең югары сыйныф укучылары җәлеп ителгән, шулай ук, Казанның һәм Татарстанның урта махсус уку йортларының 14-17 яшьләрдәге укучылары катнаша. Быел конкурста Татарстан Республикасы уку йортларының 100гә якын югары сыйныф укучылары үзара көч сынышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International