Татарстан һәм Венгрия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды

2016 елның 8 апреле, җомга

2016 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Венгрия тышкы эшләр һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Петер Сийярто белән Будапештта булып  узган очрашуында катнашты.

Венгрия Хөкүмәте Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек итүгә җитди игътибар бирә, шул исәптән – регион ара дәрәҗәдә дә, дип хәбәр итте Венгрия  тышкы эшләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Петер Сийярто.

Җентекләбрәк, Петер Сийярто Татарстан белән алдагы үзара файдалы  хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә тукталды. Ул  2015 елда Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылу белән уртак эшчәнлекне активлаштыру өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланырга һәм яңа проектлар өстендә эшләргә кирәклеген   хәбәр итте.

Аеруча перспектив проектлардан Венгрия тышкы эшләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры агросәнәгать секторы, автомобиль сәнәгате өлкәсендәге, автокомпонентлар җитештерүдә хезмәттәшлек итүне, нефть өлкәсендә инде уңышлы хезмәттәшлек итүче "Татнефть" компаниясе һәм MOL Group Венгрия компанияләрен атады.

"Без Россия Федерациясе белән икътисади хезмәттәшлекне өстенлекле юнәлеш  буларак карыйбыз, - диде Петер Сийярто. Без россия-венгрия мөнәсәбәтләренең  әһәмиятен сакларга һәм бу процесста әһәмиятле рольне төбәкара татарстан-венгрия мөнәсәбәтләре дә  уйнаячак".

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә кызыксыну белдергәне һәм игътибары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә тикшерелгән партнерларның ярдәменә ия булу мөһим һәм сезнең илне без иске ышанычлы дустыбыз итеп карыйбыз", - диде ул.

Ышанам ки, Россия регионы буларак Татарстан һәм Венгриянең уртак мәнфәгатьләре күп, безгә бу юнәлештә эшләргә кирәк, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек турында тәкъдимнәрне хуплады.

Нефть тармагындагы хезмәттәшлеккә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов алдагы көнне "Татнефть" һәм MOL Group компанияләренең очрашып, хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышулары хакында хәбәр итте.

Бүген Татарстан теләсә нинди бизнесны ачу һәм алып бару өчен яхшы шартлар тудырылган җитәрлек санда инновацион һәм сәнәгать мәйданчыкларына, индустриаль паркларга ия, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу- венгрия бизнесменнарына уртак проектлар булдыру һәм россия базарына чыгу өчен мөмкинлек.

Очрашу барышында яклар Казан һәм Будапешт арасында турыдан-туры авиарейс оештыру мәсьәләсе турында фикерләштеләр. Турыдан-туры һава юллары булу бизнесны активлаштыру өчен тагын бер этәргеч, - дип саный Татарстан Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Петер Сийярто Татарстанда Венгрияне, Венгриядә Татарстан Республикасын танытуны арттыру һәм игътибарын җәлеп итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Гомумән алганда, Татарстан Республикасында күп кенә чит ил компанияләре эшли, диде Рөстәм Миңнеханов, без венгрия бизнесын үстерүдә ярдәм итәргә әзер, аның зур россия базарына һәм алга таба БДБ илләре базарларына чыгуында өлеш кертергә әзер.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Венгриянең Генераль консуллыгын ачу уңаеннан рәхмәтен белдерде һәм аның актив эшчәнлеген билгеләп үтте.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International