2016 елның 9 апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) региональ чемпионатының мәйданчыкларында булды.
Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр.
Кунаклар конкурсантларның эше белән таныштылар, компетенция кысаларында егетләр тарафыннан әзерләнгән әйберләрне бәяләделәр, алар һәм экспертлар белән аралаштылар.
Исегезгә төшерик, ТР "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) ачык төбәк чемпионаты Казанда 7 апрельдә башланды. 9 апрельдә ябылу тантанасы һәм бүләкләү узды.
Региональ чемпионатта татарстан балалары белән бергә Россиянең 17 төбәгеннән конкурсантлар катнаша. 450 дән артык кеше теркәлгән. 56 һөнәр конкурсы сайланган. Барлык өлкәләр дә тәкъдим ителгән диярлек: төзелеш, сәнәгать, автомобиль транспорты, мобиль технологияләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе, мәктәпкәчә белем.