2016 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сухой" Компаниясе" авиация берләшмәсе филиалының "П.О. Сухой исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы"ның (Мәскәү) җитештерү мәйданчыкларын карады.
Татарстан Президентын ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфыйгин, "Казан Гипронииавиапром" АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озатып йөрделәр.
Рөстәм Миңнеханов һәм делегация әгъзалары мәгълүмат-идарә системасы интеграциясе һәм борт программа белән тәэмин итүне эшләүне оештыру белән таныштылар. Шулай ук, татарстанлыларга суперкомпьютер технологияләрен кулланып проектлау алымнарын күрсәттеләр.
"Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ҖАҖ хәрби авиация буенча вице-президенты- "Сухой" Компаниясе" ҖАҖ генераль директоры Игорь Озар кунакларга авиация өлкәсендә заманча эшләнмәләр хакында сөйләде.
Алга таба ике як "Туполев" ҖАҖ конструкторлык бюросының үсеш программасы турында фикер алыштылар.
Очрашуга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә тулы һәм төгәл презентация, таныштыру экскурсиясе өчен рәхмәтен җиткерде. Татарстан Президенты татарстан предприятиеләре һәм компаниянең хезмәттәшлеге киләчәктә дә актив рәвештә дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.
Мәгълүмат өчен:
"Сухой" Компаниясе" ҖАҖ-россиянең эре авиация холдингы. "Сухой" Компаниясе" Берләшкән Авиатөзелеш Копорациясенә (БАК) керә.
"Сухой" холдингы составына россиянең әйдәп баручы конструктор бюролары һәм серияле самолет төзелеше заводлары керә. Компания авиатөзелеш өлкәсендәге эшләрнең тулы циклын- проектлаудан алып сатудан соң эффектив хезмәт күрсәтүгә кадәр.
Холдингның продукциясе- "Су" маркалы хәрби самолетлар.
Компания экспортны авиация техникасы белән тәэмин итүче россиянең эре сатучысы.
Хәзерге вакытта компания хәрби һәм гражданнар авиатөзелеше өлкәсендә перспектив программаларны тормышка ашыра.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте мәгълүматлары кулланылды)
"Сухой" Компаниясе" ҖАҖ филиалы -"П.О.Сухой исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы"нда булу турындагы мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында бастырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/13/499587/