Татарстанлыларны Космонавтика Көне белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
"Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Космонавтика Көне белән чын күнелдән котлыйм!
Бүген бөтен дөнья кешелек тарихындагы мөһим вакыйганың 55 еллыгын-космоска беренче очышны билгелән үтә. Еллар буе киеренке хезмәт иткән инженер, конструкторлар, сынаучылар тырышлыгы 1961 елның 12 апрелендә Галәмне буйсындыруга юл ачкан. Бу истәлекле көн бөтен дөньяга россия фәненең бөеклеген, галимнәрнең патриотлыгын, беренче яңалык ачучыларның батырлыкларын күрсәтте, алар үз хезмәтләре һәм талантлары белән кешеләрнең хыялларын тормышка ашырдылар.
Космоска беренче кешенең очуы кешелекнең үсүендә яңа чор ачты һәм космосны практик үзләштерүгә башлангыч булды.
Безнең республика халкы өчен бу бәйрәм аеруча әһәмиятле. Казанның күп кенә хәрби-сәнәгать комплексы предприятияләре космик корабльләр өчен төрле әсбаплар эшләп чыгарганнар.
Татарстан башкаласы белән космик аппаратлар генераль конструкторлар исемнәре бәйле: Сергей Королев, Валентина Глушко, космос микробиологы Василий Парин. Бездә күп санлы казанышлар бар, алга таба да ватан индустриясе көчләре белән космосны үзләштерүне ныклап үстерергә кирәк, шул ук вакытта космос бүген - уртак эш, ул халыкара теләктәшлек күренеше.
Космик тармакта эшләүчеләргә һәм космик тарих белән шөгыльләнүчеләргә, космонавтиканы заманча үстерүчеләргә барысына да мөрәҗәгать итеп, әйтеп үтәсе килә, сез космик тикшеренүләр турында белемнәрне таратуда һәм популярлаштыруга зур өлешегезне кертәсез.
Киләчәк буын үзенең тарихын хәтерләсен, белемнәренең чикләрен киңәйтсеннәр һәм космик масштаблы ачышлар ясасыннар!"
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)