2016 елның 19 апрелендә сәүдә челтәрләре компанияләре вәкилләре өчен республика продукциясен алга этәрү эше кысаларында "ПАЛП Инвест" ҖЧҖ компаниясе продукциясен тәкъдир итү булды. Чарада катнашучылар җитештерү процессы һәм чыгарыла торган продукциянең ассортименты белән таныштылар.
Компаниянең җитештерү комплексы "Химград" Технополисы яңа җитештерү мәйданчыгында оештырылган. Предприятиянең җитештерү паркы әйдәп баручы европа компанияләренең югары технологияле, заманча җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Предприятие кәгазь-нигезен, шулай ук, партнерлар һәм үз брендлары астында санитар-гигиена әйберләре җитештерә. Җитештерүдә югары сыйфатлы целлюлозлы чимал яңа технологияләр һәм рецептуралар кулланып эшләнелә.
2016 елның 20 апрелендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятияләренең Координацион советының 4-нче утырышы булачак.
Координацион совет утырышы эшендә Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Тюрингия Ирекле дәүләте икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан Республикасы Президенты Равил Зарипов, "Станкопром" АҖ генераль директоры Дмитрий Косов, Татарстан һәм Тюрингия машина төзелеше предприятияләре вәкилләре катнаша.
ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов әйтеп үткәнчә, "Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятияләре Координацион советының төп максаты - машина төзелеше эшләнмәләренең ясалышы һәм проектлаштыру өлкәсендә фәнни-техник казанышлар, машина төзелеше предприятияләре һәм фәнни оешмалар арасында фәнни -техник мәгълүмат белән уртаклашу буенча элемтәләрне киңәйтүдә ярдәм итү хакында, яңа техника, технологияләр һәм материаллар үсешендә һәм перспектив юллар барлыкка китерүне билгеләү турында фикер алышу.
Мәгълүмат "Бизнес-онлайн" интернет-газетасы сайтында урнаштырылган: http://www.business-gazeta.ru/news/308309
2016 елның 20 апрелендә Казанда Тюрингия Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов башлыгындагы Тюрингия делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында "Татарстан-Тюрингия" икътисад форумы узачак.
Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Тюрингия Ирекле дәүләте икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан һәм Тюрингия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.
2016 елның 18 апрелендә Казанда Россия регионнарының яшь рационализаторлары, уйлап табучылары, инноваторлары слетының ачылышы булып узды.
Яшь инноваторлар слетының тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятияләрнең үсешенә ярдәм итүче ФондыКүзәтү советы рәисе Иван Бортник, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе башкарма директоры вазыйфаларын башкаручы Иван Федотов, Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты ректоры Алберт Гыйлметдинов катнаштылар.
2016 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты Инженер лицее нигезендә яңа яшьләр инновация иҗаты үзәген ачты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятияләрнең үсешенә ярдәм итүче Фондның Күзәтү советы рәисе Иван Бортник, Казан мэры Илсур Метшин, Казан милли тикшеренү техник университеты-Казан авиация университеты ректоры Алберт Гыйлметдинов, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнаштылар.
2016 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Костанай өлкәсе (Казахстан) Хакиме Архимәд Мөхәмбәтов белән очрашуында катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Архимәд Мөхәмбәтовның Актүбә өлкәсен җитәкләгән вакытында 2012 елда Казанга килүен искә төшерде. "Хезмәттәшлекне үстерү сорауларына игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәтлемен, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка тугандаш халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуда күп эшләве өчен рәхмәтебезне җиткерәбез".
2016 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булып узды, анда 2015 елга компаниянең эшчәнлегенә йомгак ясалды.
«Түбән Кама нефтехим» акционерлык җәмгыятен карап йөрү вакытында Рөстәм Миңнеханов елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү буенча яңа комплекс төзелешенең баруы белән танышты. Төзелеш 2015 елның июнендә башланып киткән һәм проект буенча барлык эшләрнең тәмамлану срогы 2016 ел азагы. Объектта төп төзелеш эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта җайланмаларны монтажлау бара, аерым алганда, реактор һәм регенераторлар урнаштыру эше башкарыла.
Татарстан Республикасы Президентына бүген компаниядә гамәлгә ашырыла торган башка инвестицион проектлар турында да сөйләделәр. Бу елына 100 мең тонна егәрлекле формальдегида чыгару буенча яңа җитештерү төзелеше, ул, шулай ук, файдалануга агымдагы елның декабрендә тапшырылыр дип планлаштырыла һәм гамәлдәге бер төркем җитештерү линияләрен реконструкцияләү.
2016 елның 15 апрелендә Костанай өлкәсе Хакиме Архимәд Мөхәмбәтов башлыгындагы Казахстан Республикасы делегациясе Татарстан Республикасына визиты кысаларында "Химград" Технополисында булды. Архимәд Мөхәмбәтовны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөрде.
Технополис буенча экскурсия барышында Казахстан делегациясе "Химград"ның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштылар, аның инфраструктурасы, резидентлары өчен преференция һәм хезмәт күрсәтү системасын күздән кичерделәр. Кунаклар өчен резидент-компанияләрнең продукциясенең презентациясе оештырылды. Җитешерү модуле буенча экскурсия булды, анда кунакларга берничә компаниянең эшләнмәләрен һәм җиһазларын тәкъдир иттеләр.
Делегация "Химград" территориясендә оештырылган ТР биотехнологияләр инжинирингы Региональ Үзәге лабораториясендә булдылар, шулай ук, заманча төрү Казан заводы белән дә таныштылар.
Мәгьлүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/15/499948/
2016 елның 15-16 апрелендә Костанай өлкәсе Хакиме Архимәд Мөхәмбәтов башлыгында Казахстан Республикасының Костанай өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасында визиты дәвам итә.
"Казан" Халыкара аэропортында делегацияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршы алдылар.
Казахстан делегациясе составында Казахстан Республикасы Костанай өлкәсенең эшлекле даирә һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бар.
Татарстан Республикасына визит программасы кысаларында делегация Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашачак.
Казахстан делегациясе "Химград" Технополисында, КИП "Мастер", "Алабуга" МИЗ, "Форд Соллерс" компаниясендә булачаклар. Шулай ук, Лаеш филиалы "Ак Барс" кошчылык комплексы" һәм Казанның Агросәнәгать паркы белән дә танышачаклар.
Казахстан делегациясе Татарстанның Халыклар дуслыгы Йортында булып, ТР казахлары автономиясенең милли-мәдәни активы белән очрашачаклар.
2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә региональ инжиниринг үзәкләрнең һәм прототипирлау үзәкләренең сәнәгать предприятияләре белән үзара хәрәкәт итүне ныгыту сораулары буенча семинар-киңәшмә булып узды.
Рөстәм Миңнеханов семинар-киңәшмәне ачканда Татарстан Республикасының региональ инжиниринг үзәкләрне үстерү буенча федераль программаларда катнашуы турында искә төшерде. Россиянең икътисад үсеше министрлыгы ярдәме белән Татарстанда дүрт инжиниринг үзәк һәм ике прототипирлау үзәге булдырылды һәм эшләп киләләр. Анда иң заманча җиһазлар урнаштырылган, үзәкләр Россияда булган иң яхшы җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм бүген эшләп киләләр, шул исәптән, шоу-рум буларак та, диде Рөстәм Миңнеханов.