"Татарстан Ресубликасы Милли сәүдә маркасы" II Республика фестиваль-бәйгесен оештыру комитеты утырышы узды

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

2016 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Татарстан Ресубликасы Милли сәүдә маркасы" II Республика фестиваль-бәйгесен оештыру комитеты утырышы булып узды. Утырышта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары – фестивальнең оештыру комитеты Рәисе урынбасары Рашат Фәттахов, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләр Советы вәкилләре, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты, "Татмедиа"  матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика Агентлыгы, Россия кулланучылар күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, ФБУ "ТатЦСМ", ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, ТР Дәүләт Алкоголь инспекциясе, “Милли сәүдә маркасы" дәүләт унитар предприятиесе, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчеләре катнаштылар.  

Утырыш барышында 2016 елның 30 апрелендә Әлмәт шәһәрендә узачак "Татарстан Ресубликасы Милли сәүдә маркасы" II Республика фестиваль-бәйгесенең зональ турын үткәрүне оештыру белән бәйле сораулар каралды.  

Фестиваль-бәйге “Каймак”, “Казылык” һәм “Чәк-чәк” номинацияләре буенча узачак.

Фестиваль программасында - авыл экологик агротуризмы, конкурсантлар мәйданчыкларында булу, дегустация, тамашачылар мәхәббәте номинантларын  формалаштыру, конкурслар, викториналар, музыкаль-мәгълүмати яктыртулар бар.

Фестивальне уздыру тәртибе турында мәгълүмат: http://nationalmark.ru/ сайтында урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International