2016 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда ел саен уздырыла торган AIM-2016 VI инвестицион форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр эзли, дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кризиска каршы чаралар күрү дөньядагы заманча шартларда республика икътисадына инвестицияләрне саклап калырга булышты. Татарстан икътисадын үстерүдә өстенлекле юнәлешләр булып нефть эшкәртү һәм нефтехимия, күпләп һәм берәмләп сату кала, дип белдерде ТР Президенты, шул ук вакытта, Татарстан яңа юнәлешләрне дә үстерә - информацион технологияләрне. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Республика Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр һәм юнәлешләр эзли. Аерым алганда, моның өчен ислам банкингын куллану мөмкинлекләре карала.
AIM-2016 пленар утырышы эшендә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар: Грузия Премьер-министры Георгий Квирикашвили, DP World (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе рәисе Солтан Әхмәт Сөләйман, АКШ Бөтендөнья банкы вәкиле Роберто Ичанди һәм башкалар.
Пленар утырыш тәмамлану белән AIM-2016 тантаналы ачылышы булды, анда Дубай Әмирлеге Хакиме Шәех Мөхәммәд бән Рәшид Әл-Мәкътүм катнашты (2006 елның 4 гыйнварыннан Дубай Әмирлеге Хакиме, 2006 елның 5 гыйнварыннан - Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Вице-Президенты, Премьер-министры һәм оборона министры).
Сәламләү сүзләре белән форумда катнашучылар алдында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Әл-Мансурый чыгыш ясады. Алга таба Дубай Әмирлеге Хакиме мөхтәрәм кунаклар белән бергә күргәзмәне карады.
Күргәзмә мәйданчыкларын карау барышында Шәех Мөхәммәд бән Рәшид Әл-Мәкътүм Татарстан Республикасы күргәзмәсен дә карады, анда эре компанияләр: "КАМАЗ", "Иннополис" МИЗ, IT-парк югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк һәм башкалар күрсәтелгән иде. Дәрәҗәле кунаклар өчен тәкъдир итүне Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ул Татарстанның икътисадый потенциалын тәкъдим итте һәм республикада тормышка ашырыла торган эре проектлар хакында сөйләде.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)