Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Авиация материаллары Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында булдылар

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

2016 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Авиация материаллары Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында булдылар.

Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчеләре Равил Зарипов һәм Алберт Нәфыйгин, "Казан "Гипронииавиапром"АҖ җитәкчеләре, "Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе" ААҖ, "КНИАТ" АҖ, "Казан электротехник заводы" ЯАҖ, "М.П.Симонов исемендәге тәҗрибә-конструктор бюросы" фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ, "КАИ-Лазер" ЯАҖ, "КАИ-Композит", Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, КМТТУ-КАИ һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректорлары.

Визит барышында Татарстан Республикасы вәкилләре институтның фәнни эшчәнлеге, материаловедение өлкәсендә казанышлары, заманча фәнни-җитештерү җиһазлары эше һәм азтоннажлы җитештерү белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы  Татарстан Республикасы делегациясе югары технологияле фәнни-җитештерү комплексларын карадылар: аддитив технологияләр өчен порошок алу буенча, кайнарга чыдам эретмәләр ясау өчен коелган чыбык серияле җитештерүне, полимер композицион материаллар, ион-плазма катламнары, газтурбинлы двигательләрнең монокристалл көрәкләрен кою. Лазерлы гибрид эретеп-ябыштыру һәм аддитив технология методы белән катлаулы детальләр әзерләү өчен җиһазлар белән таныштылар.

Институтның генераль директоры, Россия фәннәр Академиясе академигы Евгений Каблов институтның яңа буын технологиясе һәм материаллар булдыру өлкәсендәге казанышлары, шулай ук, аддитив технологияләр кертү һәм эшләүдәге, ил сәнәгате үсешенең төп юнәлешләре булырга тиешле уңышлары хакында сөйләде.

Кунакларга институтта аддитив технологияләр ярдәме белән эшләнгән детальләрнең үрнәкләрен күрсәттеләр.

Татарстан делегациясе институтның полимер композицион материаллар өлкәсендәге эшләнмәләре белән таныштылар, бу эшләнмәләр бүген авиа төзелештә генә түгел, сәнәгатьнең башка тармакларында да ихтыяҗлы.

Авиация материаллары Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге мәгълүматына караганда ракета-космик һәм авиация сәнәгате предприятиеләре ихтыяҗлары өчен институтта гомуми алганда, 300 дән артык полимер композицион материаллар төре эшләнелгән. Әйтик, яңа эшләнмәләр чит ил аналогларына калышмый, кайбер характеристикалары белән  хәтта алдарак та тора. Аерым алганда, бу композитларның яңа буыны, "Сухой Суперджет" самолеты конструкциясендә кулланыла, МС-21 якын урта магистраль пассажир лайнерын һәм югары тизлекле вертолет булдыру процессында кулланыла.

Эш киңәшмәсе барышында ике як фәнни-техник хезмәттәшлекнең перспективалары һәм нәтиҗәләре турында, гамәлдәге уртак проектларны тормышка ашыру, Татарстан Республикасы предприятиеләре тарафыннан югары технологияле инновацион продукцияне үзләштерү этаплары хакында фикер алыштылар. Төп темаларның берсе булып киңәшмәдә Авиация материаллары Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтының филиалын Татарстанда  булдыру буенча чараларны гамәлгә ашыру булды.

Искә төшерик, Татарстан Республикасы һәм Авиация материаллары Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы Килешү 2011 елның 8 июнендә имзаланган иде.

(Авиация материаллары Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Авиация материаллары Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында булулары хакындагы мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында бастырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/04/13/499538/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International