2016 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "2016-2020 елларга Татарстан Республикасы сәнәгатенең эшкәртү тармакларын үстерү" дәүләт программасы пректы һәм Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү Фондын булдыру Концепциясе хакында фикер алышу барган киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмәдә республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасының Сәүдә-Сәнәгать Палатасы, Татарстан Республикасы предприятияләре һәм эшмәкәрләре Ассоциациясе җитәкчеләре дә катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры "2016-2020 елларга Татарстан Республикасы сәнәгатенең эшкәртү тармакларын үстерү" дәүләт программасы пректы һәм Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү Фондын булдыру Концепциясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсенә туры китерелеп эшләнде, дип билгеләп үтте. Документлар продукция җитештерү өчен техник яктан җиһазландыру һәм модернизацияләү преспективалы конкурент сәләтле булган проектларын тормышка ашыруны стимуллаштыруга, россиянең эре һәм чит ил компанияләре белән республика эшкәртү тармаклары предприятияләренең кооперациясен үстерүгә, инновация технологияләрен эшләү һәм кертүне ярдәм итүгә, Татарстан Республика предприятиеләренең интеллектуаль эшчәнлекләре нәтиҗәсен яклауга юнәлдерелгән.