ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 21 октябрендә «Алабуга» махсус икътисадый зонада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында сыек япмалар җитештерү буенча «3М Волга» заводы ачылышы узды.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, 3М компаниясенең Россиядәге генераль директоры Роберт Николс, «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, 3М компаниясенең җитештерү буенча Россиядәге директоры Евгений Мараховский, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 20 октябрендә Төмән өлкәсе торак-коммуналь департаменты директоры урынбасары А.В.Майер җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасына визит белән килде.

Визит кысаларында делегация Зеленодольск муниципаль районына, Теләче муниципаль районына һәм «Иннополис» МИЗга барачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар каралган.


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

Гагаузия автоном территориаль берәмлеге  Башканы (Башлыгы) Ирина Влах җитәкчелегендә Гагаузии делегациясе (Молдова Республикасы) Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. «Казан» халыкара аэропортында делегация әгъзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров каршы алдылар. Гагаузия  делегациясе ике көнлек эш визиты кысаларында (2015 елның 19-20 октябрендә) Татарстан Республикасының икътисады, инвестицион потенциалы белән танышачаклар, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология Институтының укыту-лабораториясе кампусына һәм «Эйдос»  медицина симуляторлары төбәк инжиниринг үзәгенә, «Казан» агро-сәнәгать паркына, «Химград» технополисына һәм башкаларга бару каралган.


16
октябрь, 2015 ел
җомга
   

2015 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чиләбе өлкәсенә визиты уза.

Татарстан Республикасы делегациясе визит кысаларында Советлар Союзы Герое – бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашачак, Чиләбе металлургия комбинатына барачак, кайбер мәдәни объектлар белән танышачак.


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Төркия Республикасына эш визиты кысаларында  «Match4Industry Business Matching Event» халыкара конференциясендә катнашты.

Конференциядә Төркияне Коҗаэли провинциясе Сәнәгать палатасы вәкилләре дә, Төркиянең Автокомпонентлар җитештерүчеләре ассоциациясе җитәкчелеге, Көнчыгыш Мәрмәр диңгезе буеның Европа Бергәлеге бизнесын үстерү үзәге җитәкчелеге катнашты.


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «КЗСК-Силикон» төзелеш республика штабы утырышы узды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Спурт» АКБ идарә рәисе Евгения Даутова, “Ростехнадзор” җитәкчесе Борис Петров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов заводның кайбер цехларында булды: полимер материаллар җитештерү цехы, метилхлорсилан синтезы һәм  метилхлорсилан ректификациясе цехы, хлорлы метил һәм диметилдихлорсилан гидролизаты, энергоблок, технологик эстакадалар, 110 кВ күәтле подстанцияләр. Ул шулай ук булачак завод турындагы мәгълүмат тәкъдим ителгән күргәзмәне карап чыкты.


13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 12 октябрендә Казан вертолетлар заводы шефлыкка алынган 8 гимназияне тәмамлаган һәм А.Н.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университетына уңышлы укырга кергән  укучыларга 14 ноутбук тапшырды.

Шефлыкка алынган сыйныфны 27 укучы тәмамлады, шуларның 14-се максатчан программасының һөнәри белгечлек юнәлеше буенча КНИТУ-КАИга укырга керде. Шул исәптән, самолет, вертолет төзелеше, машина төзелеше җитештерүләрен конструкторлык-технологик яктан тәэмин итү, мәгълүмати куркынычсызлык һәм башка белгечлекләргә. Ноутбукларны тапшыру чарасында яңы “вертолет” сыйныфлары –тугызынчы, унынчы һәм унберенче класс- барлыгы 71 укучы катнашты.


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

Төбәкара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның һәм Кытай Халык Республикасы  Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды.

 

2015 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Харбин шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында узды. Визитның төп максаты - Икенче Россия-Кытай ЭКСПОда катнашу.

 

2015 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Кытай Халык Республикасына эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның Сычуань  провинциясе Губернаторы Вэй Хун белән булган очрашуда катнашты. Очрашу кысаларында яклар  билгеләгәнчә, Татарстан делегациясенең визиты ике төбәк арасындагы сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International