2015 елның 9 октябрендә Әлмәтнең «Нефтьче» ДК «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестиваленең икенче зональ сайлау этабы старт ала. Сайлау этабында 13 муниципаль районнан 315 кеше катнашачак (Әлмәт, Черемшан, Нурлат, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Яңа Чишмә, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман һәм Аксубай районнары предприятиеләре һәм оешмалары).
Үз талантларын яшьләр төрле ижадый сынауларда күрсәтәчәкләр.
2015 елның 8 октябрендә Түбән Камадага "Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү" дигән ике көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы проектының 10 еллыгына багышлана.
Форумның пленар эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. “Без үзебез дә дөнья стандартларына туры килә торган заманча нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җитештерүләрен төзи алабыз”, -дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
2015 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның General Electric компаниясе вице-рәисе Джон Райс белән булган очрашуда катнашты.
Яклар Татарстан Республикасының энергетика һәм социаль инфраструктурасын яңарту өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча фикер алышты.
Очрашуда сүз Татарстан энергетика объектларына җайланмалар китерү һәм аны, алдынгы GE технологияләрен кулланып, модернизацияләү буенча агымдагы проектларны гамәлгә ашыру турында барды. Шулай ук нефть эшкәртү, агып чыккан суларны чистарту технологияләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Медицина инфраструктурасын модернизацияләү өлкәсендәге хезмәттәшлеккә аерым игътибар иттеләр.
Татарстан Республикасы - сакчыл җитештерүне кертү өчен иң уңышлы мәйданчыкларның берсе. Моның хакта 2015 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм сакчыл җитештерү" II халыкара фәнни-гамәли конференциясендә белдерде. Чара Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖнең двигательләр заводы территориясендә узды.
Конференция эшендә шулай ук Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, халыкара лин-тренерлар, Татарстан һәм Россиянең эре предпритиеләре җитәкчеләре катнаша.
2015 елның 6 октябрендә Чаллыда “КАМАЗ” САҖ двигательләр заводында “Сакчыл җитештерү. Җитештерүне арттыру һәм чыгымнарны киметү” II халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “КАМАЗ” САҖ, КНИТУ-КАИ, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Сәнәгать министрлыгы вәкилләре, халыкара Лин-тренерлары, Татарстан һәм Россиянең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашачак.
2015 елның 5 октябрендә Чаллының Ford Sollers яңартылган заводында 5 меңенче Ford Fiesta автомобиле җитештерелде. Юбилей машинасы - седан кузовында 1,6 литр күәтле Titanium сериясенең 6 баскычлы PowerShift автомат трансмиссияле автомобиль.
Седан кузовында Ford Fiesta һәм 5 ишекле хетчбэк предприятиедә тулы цикл технологиясе буенча җитештерелә һәм локализациянең югары өлешенә ия. Әлеге модель максималь рәвештә Россия клиентлары ихтыяҗларына һәм юл шартларына җайлаштырылган.
Бүген Киото шәһәренә (Япония) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава электрик» (Yokogawa Electric Corporation) компаниясе президенты һәм баш операцион директоры Такаши Нишиджима белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Иокогава электрик» – Татарстан Республикасының автоматлаштырылган идарә системалары буенча күптәнге ышанычлы партнёры. Татарстан Республикасы Президенты Япония ягының республика югары уку йортлары белән эшне оештыру инициативасын югары бәяләде.
2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Сухум шәһәренә визиты кысаларында Татарстан һәм Абхазия эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.
Түгәрәк өстәл утырышын ачып, Абхазия Президенты Рауль Хаҗимба ассызыкалаганча, Абхазия белән Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр Абхазиянең беренче Президенты Владислав Ардзинба һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев нигез салган традицияләрен дәвам итә.
2015 елның 30 сентябрендә Казанңа Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашты.
2015 елның 30 сентябрендә “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Машина төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашачак.