2015 елның 12 октябрендә Казан вертолетлар заводы шефлыкка алынган 8 гимназияне тәмамлаган һәм А.Н.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университетына уңышлы укырга кергән укучыларга 14 ноутбук тапшырды.
Шефлыкка алынган сыйныфны 27 укучы тәмамлады, шуларның 14-се максатчан программасының һөнәри белгечлек юнәлеше буенча КНИТУ-КАИга укырга керде. Шул исәптән, самолет, вертолет төзелеше, машина төзелеше җитештерүләрен конструкторлык-технологик яктан тәэмин итү, мәгълүмати куркынычсызлык һәм башка белгечлекләргә. Ноутбукларны тапшыру чарасында яңы “вертолет” сыйныфлары –тугызынчы, унынчы һәм унберенче класс- барлыгы 71 укучы катнашты.
2009 елда Казан вертолетлар заводы мәктәп укучыларының һөнәри юнәлеш программаларын булдыру, сәләтле балаларны авиа төзелеш өлкәсенә тарту һәм киләчәк һөнәрне белеп сайлау өчен шартлар тудыруга инициаторы булды. КВЗ омтылышын КНИТУ-КАИ һәм 8 гимназия хуплады: өчъяклы хезмәттәшлек итү кысаларында тармак предметлар буенча (математика һәм физика) укучыларга өстәмә әзерлек үткәрелде. 2014 елда әлеге программага Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 54 мәктәбе дә кушылды.
КВЗ әлеге программа кысаларында төрле чаралар үткәрә: ел саен предприятиедә чыгарылыш балы, предприятиенең генераль директоры Вадим Лигайның лидерлык дәрәсе үткәрелә. Быел яз көне “Фәнгә беренче адымнар” өлкән сыйныф укучылары катнашында фәнни-техник конференция узды.