«КЗСК-Силикон» төзелеш республика штабы утырышы узды

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе
   

2015 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «КЗСК-Силикон» төзелеш республика штабы утырышы узды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Спурт» АКБ идарә рәисе Евгения Даутова, “Ростехнадзор” җитәкчесе Борис Петров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов заводның кайбер цехларында булды: полимер материаллар җитештерү цехы, метилхлорсилан синтезы һәм  метилхлорсилан ректификациясе цехы, хлорлы метил һәм диметилдихлорсилан гидролизаты, энергоблок, технологик эстакадалар, 110 кВ күәтле подстанцияләр. Ул шулай ук булачак завод турындагы мәгълүмат тәкъдим ителгән күргәзмәне карап чыкты.

«КЗСК-Силикон» төзелеш штабы утырышында Татарстан Президенты, төзелә торган объектның дәүләт өчен мөһим булуын ассызыклады.

"Бүгенге көндә безнең ил икътисадый  һәм сәяси вазгыять аркасында изоляциядә калу сәбәпле, үз җитештерү технологиясен булдыру һәм үз продукцияне чыгарырга тиеш. “Метилхлорсиланны аерым сәнәгать җитештерүе" проекты «КЗСК-Силикон» ААҖ нәкъ шул максатларга юнәлдерелгән, федераль дәрәҗәдә хупланган", - диде ул.

Мәгълүмат өчен:

Завод 2014 елның 18 июнендә төзелә башлаган иде, объектны 2016 елның апрелендә тапшыру планлаштырыла.

«КЗСК-Силикон» ААҖ җитәкчелегенең мәгълүматы буенча , хәзергә 3,7 млрд. сум үзләштерелгән, 5,9 млрд сумлык килешүләр төзелгән, документлар әзерләү эшләре тәмамланган диярлек, 73 процент җиһаз заводка китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International