Татарстан делегациясе «Match4Industry Business Matching Event» конференциясендә катнашты

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Төркия Республикасына эш визиты кысаларында  «Match4Industry Business Matching Event» халыкара конференциясендә катнашты.

Конференциядә Төркияне Коҗаэли провинциясе Сәнәгать палатасы вәкилләре дә, Төркиянең Автокомпонентлар җитештерүчеләре ассоциациясе җитәкчелеге, Көнчыгыш Мәрмәр диңгезе буеның Европа Бергәлеге бизнесын үстерү үзәге җитәкчелеге катнашты.

Конференциядә автокомпонентлар, җайланмалар, электроника, программа ягыннан тәэмин итү, химикатлар җитештерү, шулай ук төзелеш, хезмәт күрсәтүләр, азык-төлек сәнәгате компанияләре һәм башкалар тәкъдир ителгән иде.

Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасының сәнәгать һәм икътисадый потенциалы, инвестицияләр җәлеп итү өчен республика мөмкинлекләре турында сөйләде, Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең нәтиҗәле һәм уңышлы мисалларын китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International