Гагаузия автоном территориаль берәмлеге Башканы (Башлыгы) Ирина Влахның Татарстан Республикасына эш визиты

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
 

Гагаузия автоном территориаль берәмлеге  Башканы (Башлыгы) Ирина Влах җитәкчелегендә Гагаузии делегациясе (Молдова Республикасы) Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. «Казан» халыкара аэропортында делегация әгъзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров каршы алдылар. Гагаузия  делегациясе ике көнлек эш визиты кысаларында (2015 елның 19-20 октябрендә) Татарстан Республикасының икътисады, инвестицион потенциалы белән танышачаклар, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология Институтының укыту-лабораториясе кампусына һәм «Эйдос»  медицина симуляторлары төбәк инжиниринг үзәгенә, «Казан» агро-сәнәгать паркына, «Химград» технополисына һәм башкаларга бару каралган.

Моннан тыш, 20 октябрьдә Казан Кремлендә Гагаузия автоном-территориаль берәмлеге Башканы (Башлыгы) Ирина Влахның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән сөйләшүе планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International