Татарстанның Чиләбе өлкәсе белән хезмәттәшлеге ныгый

2015 елның 16 октябре, җомга
   

2015 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чиләбе өлкәсенә визиты уза.

Татарстан Республикасы делегациясе визит кысаларында Советлар Союзы Герое – бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашачак, Чиләбе металлургия комбинатына барачак, кайбер мәдәни объектлар белән танышачак.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге  Татарстан Республикасы делегациясе “Татар кызы-2015” Бөтенроссия бәйгесенең финалында катнашачак.

Мәгълүмат өчен:

Татарстан Республикасы белән Чиләбе арасындагы төбәкара сәүдә әйләнеше 2014 елда 28,1 млрд. сум тәшкил итте (2013 ел белән чагыштырганда 18,6%ка үсте).

Чиләбе өлкәсе белән Татарстанның түбәндәге предприятиеләре хезмәттәшлек итә: «КАМАЗ» САҖ, «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Челны-Бройлер» ҖЧҖ, «ТД «Кама» ҖЧҖ, «Авто-Трейд» ҖЧҖ, Казандагы  «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ филиалы, Алабугада «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ, «Әлмәт торба заводы» АҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «ЕлАЗ»СП» ААҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International