ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

31 октябрьдә «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестиваленең Гала-концерты узды.

Фестивальнең зона этапларында һәм гала –концертта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.

Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен укып китте.

Әлеге кичәдә Татарстан Республикасының 22 предприятие коллективы танылган классик һәм заманча җырлар башкарды.


30
октябрь, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 30 октябрендә тантаналы рәвештә «Мода һәм Стиль. Казан-Көз» текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларының 28 махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 2015 елның 3 ноябренә кадәр эшлиячәк.

Күргәзмәнең рәсми ачылышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

“Казан ярминкәсе”ААҖ күргәзмә үзәгеннең ике павильонында һәм ачык мәйданчыкта Россиянең 55 төбәгеннән 136 компания вәкилләре, шулай ук Кыргызстан, Латвия, Төркия һәм Беларусь Республикасы предприятиеләре вәкилләре киемнәр, аксессуарлар, өй җиһазлары һәм товарлары тәкъдим иттеләр.

 

 2015 елның 1 ноябрендә ENES энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәтләре һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләрен сайлау буенча ачык интернет-тавыш бирү старт ала.

Интернет тавыш бирүдә федераль эксперт комиссиясе сайлаган төбәк этаплары проектлары катнашачаклар. Татарстан Республикасынан бәйгедә катнашу өчен 12 заявка җибәрелде.


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның  27 - 30 октябрендә Мәскәүдә  «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексында «Химия-2015» XVIII халыкара химия сәнәгате һәм фәне күргәзмәсе узачак. Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаша.

Быел «Химия» күргәзмәсе үзенең 50 еллыгын һәм СССРның химия сәнәгате министры Л.А.Костандованың тууына 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.

«Химия» проекты 1975 елда күргәзмә индустриясенең Бөтендөнья ассоциациясе Билгесен (UFI) алучы Россиядә беренче күргәзмә. Ул шулай ук Россия күргәзмәләр һәм ярминкәләр берләшмәсе тамгасы (РСВЯ) белән билгеләнде


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 28-31 октябрендә Татарстан Республикасында Мәскәү шәһәре көннәре узачак.

28 октябрьдә Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендә Мәскәү шәһәре делегациясе киләчәк. Аның составында – Мәскәү шәһәре Департаментлары җитәкчеләре, мәдәният, фән, татар җәмәгатьчелеге эшлеклеләре. Делегация әгъзаларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов каршы алачак.


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

27 октябрьдә  Татарстан Республикасы  Хөкүмәте йортында «Вверх!» алтынчы республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итүгә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Татарстан Республикасы иҗадый яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихоболов, Татарстан Республикасы ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

24 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә башкару дисциплинасы , халык тормышының сыйфат индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт биремен үтәү нәтиҗәләре турында Россия Федерациясе Президенты указларын гамәлгә ашыру турында 2012 елның 7 маендагы 569-601, 606 номерлы указлары һәм аларны киләчәктә гамәлгә ашыру буенча бурычлар мәсьәләләренә багышланган утырыш узды. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.

 

25 октябрьнең төнендә “Кызыклы фән һәм техника Йорты”нда “Әйдә Космоска!” девизы астында космик төн узды.  Әлеге чара Ленинградта 80 ел элек ачылган кызыклы фән Йорты һәм «АЛГА» беренче балалар Технопаркы ачылышына багышланды.

«Авиа төзелеш», «Космик», «Робототехника» һәм «Радиоэлектроника» лабораторияләрендә уздырылган мастер-классларда 600 артык кеше катнашты. Катнашучылар Хьюстондагы космик үзәге белән элемтәгә керделәр һәм  уникаль эксперимент  - "Мир" - "Алга" һәм "Аврора"  ике беренче балалар космик станцияләр тоташуын күзәттеләр. Ә иң кечкенәләр космос турында кызыксындырган сорауларын Россия Герое, Россия очучы-космонавты Андрей Иванович Борисенкога бирә алдылар.

Моннан тыш, төн дәвамында төрле экскурсияләр, фәнни шоу-программалар оештырылды.


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
   

2015 елның 22-26 октябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә  «Арт-галерея. Казан 2015» 7 махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Күргәзмәнең танатаналы ачылышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Күргәзмәдә Россиянең 32 шәһәреннән, шул исәптән, Екатеринбургтан, Казаннан, Мәскәүдән, Новосибирсктан, Пермь шәһәреннән, Самарадан, Санкт-Петербургтан, Уфадан, шулай ук 5 чит илдән - Беларусь  Республикасыннан, Дагыстаннан, Казахстаннан, Төркмәнстаннан, Үзбәкстаннан 180 иҗат кешеләре һәм коллективлары катнашачак.


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 21 октябрендә «Татнефть» САҖ (Әлмәт шәһәре) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың кече нефть компанияләре белән кварталлык киңәшмәсе үтте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International