2015 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Харбин шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында узды. Визитның төп максаты - Икенче Россия-Кытай ЭКСПОда катнашу.
Очрашу барышында яклар сәүдә-икътисадый, мәгариф, туризм, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао әйтүенчә, ул Татарстан Республикасының үсеш дәрәҗәсе белән таныш. Ул ассызыклаганча, төбәкләр арасындагы үзара нәтиҗәле элемтәләр урнаштыру өчен бөтен шартлар булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов губернаторга Харбин шәһәренә килү мөмкинлеге һәм ЭКСПОда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан башлыгы билгеләгәнчә, бүген ике төбәк арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк. Бу макстатта Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Хэйлунцзян базарларын анализлау өчен эш төркемен булдырырга тәкъдим итте.
Ул шулай ук ике төбәк арасында алга таба хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Килешү имзаларга тәкъдим итте.