2015 елның 21 октябрендә «Алабуга» махсус икътисадый зонада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында сыек япмалар җитештерү буенча «3М Волга» заводы ачылышы узды.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, 3М компаниясенең Россиядәге генераль директоры Роберт Николс, «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, 3М компаниясенең җитештерү буенча Россиядәге директоры Евгений Мараховский, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
«3М Волга» проектын гамәлгә ашыруның беренче этабында нефть-газ тармагы өчен елына 2,5 млн. литр күләмендә коррозиягә каршы сыек япмалар җитештерү күзаллана. Компания Россия базарын тулысынча шушы продукция белән тәэмин итәргә, шулай ук БДБ илләренә дә чыгарырга планлаштыра.
3М компаниясенең икенче заводы Россиядә иң эреләрдән санала.
Тантананы ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ЗМ компаниясе күп кенә тармакларда тәкъдим ителгән. 3М компаниясенең Россиядәге генераль директоры Роберт Николс үз чиратында билгеләгәнчә, җитештерү куәтләрен киңәйтү һәм «Алабуга» МИЗ территориясендә завод төзүгә акчалар инвестицияләү турындагы карарны компания тарафыннан Россиядә озак еллар локализация стратегиясе кысаларында 2012 елда кабул ителгән иде.