Төмән өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
 

2015 елның 20 октябрендә Төмән өлкәсе торак-коммуналь департаменты директоры урынбасары А.В.Майер җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасына визит белән килде.

Визит кысаларында делегация Зеленодольск муниципаль районына, Теләче муниципаль районына һәм «Иннополис» МИЗга барачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар каралган.

Төмән өлкәсе белән Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләре хезмәттәшлек итә: «КАМАЗ» САҖ, «АЛКОТОРГ» ҖЧҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Әлмәт торба заводы» АҖ,  «МТЗ-ЕЛАЗ» Сәүдә Йорты»  ҖЧҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ Казандагы филиалы, «Кама» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «НЭФИС-БИОПРОДУКТ» ААҖ, Алабугадагы «Эссен Продакшн АГ» ОСП ЯАҖ, «ПРОСТО МОЛОКО» ҖЧҖ ИК филиалы «Чаллы сөт комбинаты», «ПРОСТО МОЛОКО» ҖЧҖ ИК филиалы «Казан сөт комбинаты», «Алабуга Соте» ААҖ, «ЮниМилк – Казань» филиалы «ЮниМилк» ҖЧҖ, «Казанский завод ЖБИ» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International