Татарстанның Сычуань Кытай провинциясе белән хезмәттәшлеге ныгый

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
 

2015 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Кытай Халык Республикасына эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның Сычуань  провинциясе Губернаторы Вэй Хун белән булган очрашуда катнашты. Очрашу кысаларында яклар  билгеләгәнчә, Татарстан делегациясенең визиты ике төбәк арасындагы сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе җитештерү мәйданчыкларны карады, CNCEC һәм CC-7 («Аммоний» проекты буенча хезмәттәшлек), Dongfang Electric Corporation (электростанцияләр), Push Ningjiang Mashine Tool Co., Ltd (станоклар төзү заводы) һәм «Сычуань Инвестицион Корпорациясе» компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.

Татарстан Республикасы һәм Кытай Халык Республикасының эшлекле даирәләре «Татарстан-Сычуань» эшлекле форумда катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы ике ел Татарстан-Кытай элемтәләрен үстерү юнәлешендә аеруча актив булдылар. Мисал өчен Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли. Казанда Кытайның Генераль консуллыгы ачыла.

“Бүгенеге көндә Татарстан Кытайның шактый төбәкләре белән хезмәттәшлек итә. Сычуань провинциясе белән хезмәттәшлек безнең өчен  аеруча кызыклы. Без делегацияләр белән алмашабыз, уртак проектлар турында фикер алышабыз”,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Агымдагы елның август аенда Татарстан Республикасы белән Сычуань провинциясе арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Төбәкләр актив рәвештә «Волга–Янцзы» уртак региональ төркем эшендә катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International