Төбәкара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелегенә халыкара хезмәттәшлек үсеше өчен бик күп эшләр башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Бу Россия һәм Кытай арасында стратегик мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы чара, диде ул.
"Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәк. Безнең республика Россиянең инвестицияләр җәлеп итү рейтингы буенча төбәкләр арасында беренче урында тора. Без Кытай компанияләре Россиядә эш алып бару өчен беренче мәйданчык итеп безнең республиканы сайлауларын телибез", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Элегрәк Харбин конгресслар-күргәзмә үзәгендә Россия экспозициясен ачу тантанасы узган иде. Дмитрий Рогозин һәм Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карап чыктылар. Татарстан стенды янында республиканың сәнәгать потенциалы презентацияләнде, аерым алганда, Казан вертолетлар заводының казанышлары һәм перспектив проектлары күрсәтелде.